Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җирәбәгә Кайбычның өч мәктәбе эләкте

    Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы республикада гомумбелем бирү учреждениеләренең яңа 2015-2016 елгы уку елена әзерлеге буенча смотр-бәйге игълан итте.

    Смотр-бәйге кысаларында 3 августта Кайбычка Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгыннан экспертлар төркеме килде. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова әйтүенчә, жирәбә буенча быел комиссия каравына Чүти, Ульянково һәм Бәрлебашы мәктәпләре чыккан. Экспертлар мәктәпләрен карап, үз бәяләмәләрен Мәгариф министрлыгына тапшыра. Барлык мәктәпләрне карап чыкканнан соң, алар җиңүчеләрне билгеләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: