Иректән мәхрүм ителүчеләр – контрольдә
16 марттан 26 мартка кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе "Ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителүче" оператив-кисәтү операциясе үткәрде.
Аның кысаларында эчке эшләр органнарында, җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучы һәм шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителеп, җәмәгатьчелек тәртибен бозучылар ачыкланды, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. "Кайбыч" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре Җәзаларны үтәтү инспекциясенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Дмитрий Чернов белән берлектә 440 йортта булып, визит карточкалары тапшырды. Алар исәптә торучыларның тормыш-көнкүреше белән танышты, җәмәгатьчелек тәртибен төгәл сакларга кирәклеген аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев