Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Исерткеч эчемлекләр әҗәл даруы түгел бит, нигә эчәсез?»

    Районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең алдагы утырышларында хәмер кулланучы әниләр өчен йөрәк бер сызылса, күптән түгел үткәрелгәне тагын да хафага салды. Анда исерткеч эчемлек кулланган өчен беркетмә төзелгән балигъ булмаган яшүсмерләрнең эшләрен карадылар, әңгәмә үткәрделәр. Утырышта яшүсмерләрнең укытучылары, әти-әниләре һәм авыл җирлекләре башлык­лары да катнаш­ты.

    Матур булып үсеп килүче бу егетләрне үз күзләре белән күргән кеше аларны исерткеч белән дус дип әйтмәс иде, мөгаен. Алар барысы да студентлар, өчесе күрше Апас районында, берсе Яшел Үзән шәһәрендә укый. Карап торышка акыллы яшүсмерләр (араларында спорт белән бик дус булучылары да бар) әле ныгып, формалашып бетмәгән яшь организмга алкогольле эчемлекләр зыянлы икәнлеген, аны куллангач төрле ахмаклыклар, хәтта җинаять тә кылынырга мөмкинлеген яхшы аңларга тиеш кебек. Әмма юк икән шул. Мирхади (исемнәр үзгәртеп бирелә) белән дә әнә шулай була. Апас аграр көллиятендә белем алучы бу яшүсмер исергәнче хәмер эчә һәм үзе укыган җирлектәге кибетләрнең берсенә кереп, 472 сум 20 тиенлек продукция урлый. Нәтиҗәдә, ике беркетмә төзелә: Административ кодексның 20.21 маддәсе буенча үсмернең үзенә, 5.35 маддәсе нигезендә аның әнисенә. Улын ялгызы гына тәрбияләп укытучы ханымга комиссия тарафыннан кисәтү ясалды. Үсмергә исә урлашканы өчен 1000 сум, спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен 500 сум штраф бирелде. Өстәвенә, яшүсмер дәресләрне дә еш калдыра булып чыкты. Укытучысы аны башка кеше йогынтысына тиз бирешүчән булуын әйтте. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова егеткә тулай торакта яшәп укырга тәкъдим итте. Ул начар гамәлләрен бүтән кабатламаска сүз бирде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова аңа җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнде.
    Никита беркетмә Яшел Үзән шәһәрендә төзелгән. Сәбәбе - алдагы егетнеке кебек - исерткеч эчемлек куллану. Никитаның әнисе дә, авыл җирлеге башлыгы да бу хәлгә бик авырлык белән генә ышануларын әйтте. Чөнки авылда яшәгәндә андый гадәте сизелмәгән, иптәшләре дә тәртипле булган. Шәһәр җиренә киткәч, егет үзен иркенрәк тота башлаган, күрәсең. Комиссиядәгеләрнең «Начар башланган эш-гамәлләр беркайчан да яхшы тәмамланмый», дип әйтүе белән килешеп, егет башын түбән иде. Аңа да бер айлык стипендиясе күләмендә, 500 сум штраф түләргә туры киләчәк, әнисенә кисәтү ясалды.
    Шамил белән Егор да кылган гамәлләре өчен бик үкенде бу утырышта. Алар Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданында кәеф-сафа коралар. "Район үзәгенә килгәнсез, нигә сез бассейн­га, тренажер залына яисә катокка бармадыгыз?" дигән сорауларга яшүсмерләр бер-бер артлы җавап яудырып кына торды. Ә менә "Салкын кышта Сабантуй мәйданында сезгә нәрсә калган?" дигәне җавапсыз калды. Административ хокук бозган бу ике яшүсмер дә 500әр сум штраф түлия­чәк.
    - Исерткеч эчемлекләр әҗәл даруы түгел бит, нигә эчәсез? Әти-әние­гезнең дә, үзегезнең дә, беркемнең дә артык акчасы юк, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева.
    - Мәктәп бусагасын атлап чыккан чагында сезгә бит укытучыларыгыз да аларның, әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез дип тели. Ә сез бу теләкне исегездән чыгаргансыз, - диде авыл җирлеге башлыгы да.
    Начар гадәтләргә бирешү - искелек калдыгы. Хәзер модада - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Моның өчен вакыт та, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Сазлык­ка кереп батуы бик җиңел. Бераз гына аяк атлау белән, ул кешене үзенә тартып ала. Ә менә аннан чыгасы бик авыр, тирәнрәк керсәң, бу хәтта мөмкин дә түгел. Әнә шул хакта онытмасагыз иде, яшүсмерләр. Киләчәк - сезнең кулда, аек кулларда булсын иде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: