Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш ветераны Газизулла Хәмидуллинга 90 яшь тулды

    Авылның хөрмәтле кешесен юбилее белән тәбрик итәргә башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район Ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, авылның Ветераннар советы рәисе Галимулла Хуҗин килгән иде.

    Бик җылы очрашу булды ул. Ветеран үзе дә тормышы юлы, гаиләсе, балалары турында горурланып сөйләде, әңгәмәгә Казаннан кайткан кызлары Равия белән Мәдинә апалар да кушылды. Россия Президенты Владимир Путинның Иске Чәчкаб авылына Газизулла Хәмидуллин исеменә җибәргән котлау хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның бүләген дә үзенә генә түгел, ә бөтен Бөек Ватан сугышы ветераннарына күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе итеп кабул итеп алды. Җылы теләкләр күп әйтелде ул көнне.
    -Авылыбыз халкына мәдәният хезмәте күрсәткән Газизулла абыйлар гаиләсе районда да иң үрнәк гаиләләрнең берсе,- диде Галимулла абый.- Яшь чагыбызда аның җитәкчелегендә "Диләфрүзгә дүрт кияү" кебек спектакльләр куеп йөрүебез әле дә хәтердә. Бүген дә сагынып искә алырлык изге эшләре күп аның. Шуның өчен без хөрмәтле ветераныбызга бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык телибез. Җырчы Җәвит Шакиров җырындагы кебек, Әлфия апа белән бергә бәхетле, шатлыклы гомер насыйп булсын сезгә.
    -Сез безнең горурлыгыбыз, киләчәк буынга зур үрнәк. Ветераннарыбызның сафлары елдан-ел кими бара, бик аяныч, әлбәттә. Сез әле сафта, тагын шулай күп еллар, безне, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызны шатландырып, легенда булып яшәргә язсын,- дип сүзгә кушылды Рушания Лотфуллина.
    Кызлары да әти-әниләренең бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләренә соклануларын белдерде.
    -Без тәртипле, үрнәк, шул ук вакытта намазлы йортта үстек. Әби-бабабыз намазны бер дә калдырмый иде.Үскәндә, шаярышсак, әби дә, әни дә, "шукланмагыз, әтиегезгә әйтәм", дип еш әйтә иде. Ник алай дигәндер, чөни әтинең безгә сукканы да, орышканы да булмады, ул бик сабыр холыклы, гадел, акыллы кеше. Шул ук вакытта ул кушканны без төгәл үтәргә тиеш идек. Әти-әни ни эшләсә, аларга булышып, хезмәт тәрбиясе алып үстек без.Туганнарыгызга, кешеләргә ярдәмче булыгыз дип тәрбияләделәр. Бу да аларның безгә сеңдергән тәрбиясе, - диде Мәдинә апа. -Әти-әниебезнең исән-сау булуы, нигезебезнең саклануы, кайтыр җиребез булуы белән бик бәхетлебез.Балаларыбызны да үстерештеләр. Җәйге каникулларга чыккач, җидешәр оныкларын карап-тәрбияләп тордылар. Шулкадәр баланы карау бер дә җиңел булмагандыр, ул зур җаваплылык, әмма беркайчан да зарланмадылар. Картлык көннәрендә без дә аларга бар күңел җылыбызны бирергә тырышабыз.
    Морза Бәрлебеашыннан Иске Чәчкабтан әнисенең сеңелләренә кунакка килгән сылу кыз Әлфиягә бер күрүдә гашыйк булып, 1951 елда өйләнешеп, бүгенгәчә бергә яшиләр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: