Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб авылыннан Ләлә Хөсәенова бабасының сугыш хатирәләре белән уртаклаша

    Шырпы тартмасында кечкенә генә тимер кайпылчыклары. Алар бабамның сугыш хатирәләре. Бабамны 1944 елда күзсез калдырган, тәненә урнашып калган һәм болытлы, елак көзләрдә, кышның улаган бураннарында җанын сыкратып, яраларын әрнетеп, күпме еллар буе үзләрен сиздереп торучы снаряд кыйпылчыклары. Аларның берсе бабамның тәненнән чыкканнан соң, бабам: "Сызланулардан арындым" дип уйлап куйса да,...

    "Мин 1939-1941 елларда, сугышка кадәр, әтием Әшрәфҗан белән Марий урманнарында агач кистем, - дип сөйли бабам. - 1941 елның маенда туган авылыбызга кайттык...

    Гади генә 41 нче ел.

    Шундый матур июнь иртәсе!

    Хыялларда канатлар булдырып

    Килгән очып-очып китәсе.

    Кинәт күкне болыт каплап алган,

    Килгән илгә шомлы бер хәбәр.

    Сугыш, сугыш... Илгә дошман кергән

    Сугыш бит ул ай-һай бик хәтәр.

    Таралган бу хәбәр шәһәрләргә,

    Авылларга, бөтен дөньяга.

    Күтәрелгән илдә бар халыклар

    Дошманнан үз җирен сакларга.

    Әйе, 1941 елның 22 июнендә, мин, 16 яшьлек яшүсмер, һәм бөтен авыл халкы «Бөек Ватан сугышы башланган» дигән хәбәр ишеттек. Шушы елны әтием белән җәй буе авыл көтүен көттек. Авылыбыздан ир-атлар һәр көнне сугышка китә торды. Иске Чәчкабтан 166 кеше фронтка китте. 1941 елның декабрендә өченче ФЗО мәктәбенә алындым. Анда безне төрле һөнәрләргә өйрәттеләр. Өч айдан соң үз авылыма кайттым. 1942 елның апреленнән Яшел Үзән шәһәрендәге фанера заводында эшләдем. 1943 елның ноябрендә мине, 18 яшьлек егетне, хәрби комиссариатка чакырып, сугышка озаттылар. Татарстан Хәрби комиссариатыннан Мари АССРның өйрәнү лагерена, Суркала станциясенә җибәрделәр. Шушы хәрби полкта минем кебек яшь солдатлар ачлык һәм газап кичерде. Бу лагерьны халык телендә "сушилка" дип йөрткәннәр икән.

    Беренче көнне үк безне урамга чыгарып бастырдылар һәм авылдан киеп килгән җылы киемнәрне, әниләр бәйләп җибәргән оекбашларны, бияләйләрне салдырып, ялангач калдырдылар. Соңыннан шул киемнәрне яндырдылар. Япа-ялангач килеш безне землянкага куып керттеләр. Ә анда аяк астында су, һавасы дымлы, салкын...

    Шул елларны ничек онытасың...

    Яраларга сеңеп калган ул.

    Җан өшеткеч землянкаларда да

    Түзгән бит ул адәм баласы.

    Ике тәүлек буе шәрә килеш землянкада утырдык. Түзеп булмаслык салкын булганда, бер-беребезгә сыенып җылына идек. Ә тышта ноябрь ае... Шушы җәһәннәм газабыннан 1943 елның декабрендә безне

    Мәскәүгә Кубинка станциясендәге 45 нче танк-десанты частенә озаттылар. Декабрь ахырларында сугышның кайнар ноктасына эләктем.

    Фашистлар белән тәүге очрашу 1944 елның гыйнвар башларында Ак Чиркәү шәһәре янында булды. Беренче Украина фронты белән маршал Жуков идарә итте. Без Гомель юнәлешенә таба һөҗүм итә башладык. Ләкин мин Гомельгә барып җитә алмадым. 27 гыйнварда фашист снаряды янымда гына шартлады һәм мин озак вакыт аңсыз ятканмын. Күпме ятканымны белмим. Аңыма килгәч, күзләремне ачарга тырыштым. Ләкин, күпме генә тырышсам да, яктылык күрә алмадым. Шул чагында башымда нинди уйлар йөргәнен бер Алла да үзем генә беләм. Бу якты дөньяның матурлыгын, гүзәллеген күрү сәләтен мәңгелеккә югалттым. Әти-әниемнең, туган нигеземә исән кайтканымны күргәч, йөзләрендәге сөенеч нурын мин инде күрә алмам, - дип уйладым. Санинструкторның: "Живой что ли?" - дип сораган тавышына сискәнеп киттем, һәм: "Живой!" - дип җавап бирдем. Ул мине торгызырга тырышты, аннары сугыш кырыннан өстерәп алып чыгып китте. Тирә-якта пулялар сызгырып оча, бомбалар шартлый. Озак шуыштык. Бераздан мине чанага күтәреп салдылар, бик озак бардык кебек. Туктагач, мине чанадан төшереп, бер йорткамы, сарайгамы керттеләр. Җиргә түшәлгән салам өстенә яткырулары хәтердә калган. Азрак тынычланган кебек булдым. Колагыма ыңгырашкан, сызланган, төрле телләрдә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Монда минем кебек яралылар бик күп иде бугай. Берничә көннән соң күземә операция ясадылар. Бу йорт безнең полкның кыр госпитале булып чыкты. Атна-ун көн дәвалангач, тимер юлы буйлап Курск госпиталенә озаттылар. Ике-өч тәүлектән соң эшелон белән Чита госпиталенә җибәрделәр. Читага ай буе бардык, юлда бетләп беттек. Госпитальдә безне юындырдылар, чиста ак киемнәр бирделәр. Ашау-эчү дә әйбәт иде.

    1944 елның ахырларында мин бераз шәүләләр, яктылыкны тоя башладым. Мине махсус озатучы белән туган авылыма җибәрделәр. Кайтканда да бик зур кыенлыклар күрергә туры килде. Туган өемә кайтып җиттем, ачлык, ашарга юк иде. Августта колхозга көзге чәчүгә чыктым. Бу вакытта инде мин өч дәрәҗәдәге Дан ордены кавалеры идем. Орден-медальләрем дистәдән артык. Без кичергән ачлык-ялангачлыкны, сугыш афәтен сезгә күрергә язмасын, - дип сөйли бабам.

    Утлы сулышы белән һәр гаиләгә кагылып үткән ул авыр еллар турында бабабыз бик сөйләргә яратмый. Җиңү көне алдыннан булган озын-озак 1418 көн күңелендә мәңгелеккә уелып калган аның.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: