Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында тормыш кайный

Олы Кайбыч авыл җирлегенә караган Иске Чәчкабта халык җыены концерт белән башланып китте. Авыл мәктәбенең генә түгел, районның да данын яклап, төрле бәйге-фестивальләрдә җиңү яулаучы «Салават күпере» кызлар вокаль ансамбленең, «Халкым хәзинәсе» фестивалендә уңышлы чыгыш ясаучы «Чәчкаб энҗеләре» һәм күптән түгел генә оешкан «Сәйлән» өлкәннәр ансамбленең чыгышларын яратып кабул иттеләр. Алга таба еллык эшчәнлекләренә хисап тотучылар сүз алды.

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгышын узган елгы отчет җыелышында беркетмәгә кертелгән эшләрнең үтәлеше белән таныштырудан башлады. Бүгенге көндә Иске Чәчкабта 442 кеше яши. Узган ел ике бала туган, сигез кеше үлгән. Бер пар өйләнешкән, алары да авылда яшәми. Кызганыч, Иске Чәчкабта яшәүчеләр узган ел авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларыннан файдаланмаганнар. «Алдынгылар сафында булган Иске Чәчкаб авылы соңгы елларда пассивланды. Хөкүмәт тарафыннан шундый ярдәм чаралары булган чагында нигә файдаланмаска?» – диде Рәмис Сафин, халыкка мөрәҗәгать итеп. Шәхси хуҗалык­ларда асралучы сыерларның баш саны да күп түгел, шулай да, алдагы ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта башлаган.
Җирлекне үстерү һәм халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары Иске Чәчкабта да уңышлы тормышка ашырыла. Узган ел Иске Чәчкаб – Олы Кайбыч арасындагы 950 метр, мәчет белән мәктәп арасындагы 319 метр юлга асфальт җәелгән. Әлеге авыл юллары районда беренчеләрдән булып төзелеп беткән, хәзер алда аларны саклау бурычы тора. Быел республика программасы ярдәмендә Иске Чәчкабта барлык лампочкалар да яңаларына алыштырылачак.
Үзара салым акчасына  авылда буа ясау өчен материаллар алганнар, әлеге эшне быел башкарачак­лар, мәктәпнең алгы ягын рәшәткә белән тотканнар, бик матур балалар мәйданчыгы да ясаганнар, урам утлары ремонтланган, юлларны төзекләндергәннәр һәм чүплекне чистартканнар.
Мәктәп тормышы турында тәфсилле доклад белән директор Айрат Хәсәнов чыгыш ясады. Һәр елдагыча, бу юлы да горурланырлык уңышлары күп аларның. Китапханә һәм мәдәният йортының еллык эшчәнлеге турында китапханәче Лилия Кәлимуллина сөйләде. Фельдшер Люзия Сафина үз чыгышында узган ел ачылган яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты өчен рәхмәтен җиткерде, аңа кушылып, халык та гөрләтеп кул чапты. Авылда хокук тәртибенең торышы турында полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов сөйләде. Очрашуда мәчет эшчәнлеге турындагы мәгълүмат та яңгырады.
Җыенга килүчеләр үзләре дә сүз алды. Инешне чистарту, кар тоту өчен рәшәткәләр ясау, чишмәне төзекләндерү, агач утырту, зират капкасын төзәтү, корыган агачларны кисү, баганадагы утларны яктыр­ту буенча сораулар яңгырады.
– Шунысы куандыра, соңгы елларда авыл җыеннарында зур проблемалар кузгатылмый. Республикада эшләп килүче программалар ярдәмендә аларны хәл итеп барырга тырышабыз. Ә вак-төяк сораулар авыл җирлегендә һәрвакыт булырга тиеш. Алар юк икән, димәк тормыш туктап калган дигән сүз. Җыеннарга да әнә шул авыл язмышына битараф булмаучылар килә. Димәк, бүген бирегә җыелучылар да әнә шундыйлар, моның өчен барыгызга зур рәхмәт, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, очрашуга йомгак ясап.
 Ул, озак еллар терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан Гайфетдин Гомәровны юбилее, Кайбычтагы автотехник үзәк директоры Айрат Хәсәновны туган көне белән тәбрик­ләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб авылында тормыш кайный