Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 99 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде

    Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллинны туган көне – 99 яшь тулган көнендә кунакларны капка төбенә үк чыгып каршылавына барыбыз да сокландык.

     Авыл аксакалы янына һәр баруымда аны ил карты- Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр карт образы аша яшәү мәгънәсенә тагын бер кат ничек төшенсәк, Чәчкаб бабае белән аралашканнан соң да, шундый хисләр кичерәсең. Аның да йөзеннән нур чәчә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, күпне күргән, мең дә берне белә, хәтере яхшы, кайберәүләр кебек юкка да зарланып утыра торганнардан түгел, шаяртып та ала, тормышны ярата. Югыйсә, сугыш афәтләрен дә күргән, ике улын югалту хәсрәтен дә кичергән, биш бала табып үстергән хатыны Асия белән мәңгелеккә аерылышуына да 15 ел узып киткән. Бу якты дөньяларда бер гасырга якын яшәүче Зиннәтулла бабайның язмышы халкыбызның үткәне, бүгенгесе белән тыгыз бәйләнгән. Киләсе елга 100 еллыгын билгеләп үтәчәк ТАССРның чордашы ул. 
    Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу көнне Казанга укытучыларның ТР Президенты катнашындагы август киңәшмәсенә китәргә тиеш булса да, юлга кузгалганчы иртәдән үк Зиннәтулла Заһидуллинны котларга килде. 
    -Сез авылдашларыгыз өчен генә түгел, район халкы, юк алай гына да түгел, бөтен илебез өчен иң кадерле кешеләрнең берсе, Зиннәтулла абый. Бу матур тыныч тормышта яшәвебез белән без сезнең кебек сугыш утын кичкән ветераннарыбыз алдында мәңгелек бурычлы, -диде Альберт Илгизәрович, бүләген һәм Рәхмәт хатын тапшырып. –Бөек Ватан сугышыннан кайткач та озак еллар буена республикабыз файдасына тырышып эшләгәнсез, лаеклы ялга чыкканнан соң да хезмәттән аерылмадыгыз, авыл мәчетендә имам булганда да халкыбызны иманлы итүдә, яшьләрне хак юлга бастыруга үзегездән зур өлеш керттегез. Сез- үткәннәрне бүгенге белән тоташтыручы буын. Без сезнең белән чиксез горурланабыз, йөз яшегезне дә шулай бергәләп каршы алырга язсын иде. 
    Район башлыгы ветеранның хәлен сорашты, нинди ярдәм кирәк булса да, һәрвакыт булышырга әзер торуын әйтте. 
    -Рәхмәт, улым,- диде аңа ветеран.- Урамыбызда юл юк дигәч, гозеремне тыңладың. Менә 2015 елдан бирле инде хәзер яхшы юлдан йөрибез. Авылдашларым исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Районда зур эшләр башкарылуына да шатланам. Кыш чыгарга Яшел Үзәндәге улым Илдус гаиләсенә китсәм дә, җәйгә авылымны шулкадәр сагынып кайтам. Шәһәр халкы үзгәргән шул инде хәзер, подъезд төбенә чыгып утырам, никадәр кеше, яшьләр, балалар керә-чыга дигәндәй, ник берсе исәнләшсен, телефоннары колакларына береккән диярсең. Бер-берең белән күзгә-күз карап аралашудан әнә шул телефон биздерде кешене. Ә монда капка төбемнән узып китүче һәркем, нихәл Зиннәтулла абзый, дип кул биреп күрешә, хәлләремне сораша. 
    Котларга килүчеләр килеп җиткәнче дә ул безгә рәхәт заманда яшибез лә соң, дигән иде. Тәбрикләүчеләр арасында Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, туганы Фидәвес Әбүзәров та бар иде.
     
    -Моннан йөз ел элек үлгән бабайны бу тормышка кире кайтару мөмкинлеге булса, ул, шул йөз ел эчендәге үзгәрешләрне күреп, мин җирдәге җәннәткә эләктем бугай, дип исләре китәр иде. Чыннан да, яшәү шундый рәхәт бит,- диде Зиннәтулла бабай.- Бөек Ватан сугышы минем өчен Ржев шәһәреннән башланды. Курск дугасы, Белгорад, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. Каты яралангач, Харьковтагы госпитальдә биш ай дәваландым, аннары Уфага җибәрделәр. Бәхетемә, Казаннан килгән хирург эләкте.”Аякларыңа энә белән төрткәч, хәзер сизә башлады, димәк, аякка басачаксың, хәрәкәт кирәк, өмет зурдан”,- диде ул миңа. Ике шәфкать туташы, мине култыклап, һәркөнне икенче каттан өченче катка алып менә, алып төшә башлады. Бераздан, таякка таянып, әкренләп йөри башладым. 1944 елның 24 гыйнварында поезд белән Колаңгы станциясенә кадәр кайттым. Мине алты айга өйгә җибәргәннәр иде. Вакыты җиткәч, хәрби коммисариатка бардым, ләкин хирург Усанов тагын бер айсыз да юлга чыкмаска кушты, яралар төзәлеп бетмәгән иде. “Үзебез чакырырбыз”, дип калган хәрби комиссар да мине тиз генә чакырмады. Сугыш та тәмамланды. “Син кая югалдың?” дип мине үзенә чакыртып 15 минут сүккән хәрби комиссар, икенче көнне чакыртып гафу үтенде. Аңлавымча, минем документлар тутырылган папканы югалтып, кире тапканнар булып чыкты. Хирург Усанов сугышка китүне бер айга кичектермәгән булса, минем алдагы язмышым ничек булган булыр иде, белмим. 
    Озын гомерле булуын гел хәрәкәттә булуында күрә ул. Район финанс бүлегендә эшләгәндә, Иске Чәкабтан Олы Кайбычка кадәр һәр көнне алты чакрым араны җәяү йөргән. Район таркалгач, Апаста да финанс бүлегендә эшләгән. Авыл Советы рәисе дә булган. Хәзер ялгызы гына яши. Инде үзе дә җитмештән узган улы Шәүкәт Америкада яши, еш кайта алмый. Кызы Алсу Казанда, Илдусы Яшел Үзәндә гомер кичерә. Күршесендәге Фәридә ханым Абзалова аны үз әтиседәй карап-тәрбияләп тора, мунчасын да кертә. Районнан билгеләнгән ярдәмчесе, финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайловага да рәхмәте чиксез зур аның. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: