Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары "Дулкыннар" фестивалендә җиңү яулады

    Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары республика күләмендә узучы "Дулкыннар" фестивалендә катнашты. Татарстанда унберенче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйгенең быелгысы шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышланган иде. Конкурсның таләпләре буенча катнашучылар үзләренең чыгышларын шагыйрә иҗаты белән бәйләде.

    "Нәфис сүз" номинациясендә уртанчылар төркемендә Ләлә Хөсәенова (җитәкчесе Энҗе Гыйльманова) 200 дән артык катнашучы арасында икенче урынны яулады. Ул Клара Булатованың "Егетлеккә атлау" дигән шигыре белән чыгыш ясады. Составында республикабызның танылган артистлары булган жюри да сокланды аңа. Флера Хәмитова, аның чыгышын яратып, "Безгә быел кояш килгән, ләбаса!", дип белдерде. "Салават күпере" ансамб­ле кызлары исә үз номинацияләрендә беренче урынга лаек булды. Клара Булатова сүзләренә иҗат ителгән "Шушы яктан, шушы туфрактан без" җырын ике тавышка башкарды алар. Жюри рәисе Миңгол Галиев ансамбльнең җитәкчесе Люция Габидуллинага тирән рәхмәтен белдерде. Композитор Риф Гатауллин да кызларыбызның чыгышын бик яратты, алардан үзенең дә җырларын өйрәнүләрен сорады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: