Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары инвалидлар ункөнлегенә үз өлешен кертте

    Инвалидлар декадасы уңаеннан безнең мәктәптә дә төрле чаралар үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар үз көчләре белән концерт программасы әзерләп, аны Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә күрсәттеләр.

    "Салават күпере" вокаль ансамбленең, аерым җырчылардан Эльвина Әдиятуллинаның, апалы-сеңелле Ләлә һәм Илгизә Хөсәеноваларның дуэтын, игезәкләр Ранис белән Рамил Гаттаровларның баянда уйнавын, Илфар, Илгизә, Алияләрнең искиткеч биюләреннән торган чыгыш­ларны өлкәннәр җылы һәм яратып кабул иттеләр. Укытучылар Люция Габидуллина, Эльмира Хәсәнованың җырлавын да кабатлап сорадылар. Очрашу азагында концертны тамаша кылучыларга гына түгел, урын өстендә ятучыларга да укучылар әзерләгән кул эшләре - төнбоеклар бүләк ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: