Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкабта яшәүче Шәмсеруй апа кунаклар кабул итте

    Үзен олуг юбилее белән котларга килүчеләрне матур күлмәген киеп, шат елмаеп бәйрәмчә каршы алды Шәмсеруй апа.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч төбәге үсеше өчен армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәненә тирән рәхмәт сүзләрен белдерде һәм Россия Президенты Владимир Путинның әбигә адресланган хатын, үзенең бүләген тапшырды. Мәскәүдән Кремльдән килгән бу хатта сугыш чоры кешеләренең фидакарьлеге, хезмәттәге батырлыгына дан җырлана. Котларга килүчеләр арасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Иске Чәчкабтан Галимулла Хуҗин да бар иде. Бергәләшеп әбинең хәтер йомгагын сүттеләр алар. Апаста һөнәр алуы, колхозда счетовод булуы, Хәйрулла абый, Фәсхетдин Ярхәмов, Мансур Закиров хуҗалыкта җитәкчелек иткән чорда эшләве турындагы хатирәләрне дә барлады. Юбилей уңаеннан Фәнисәсе иртәдән үк пешеренгән, бәйрәм табыны әзерләгән. Өйләреннән җылылык, нур балкып тора, Шәмсеруй апаның монда иң кадерле кеше икәнлеге әллә каян сизелә.
    - Бергә яши башлавыбызга утыз ел була инде, - ди Фәнисә ханым. - 1986 елда шушы йортка килен булып төштем. Шәмсеруй апаны без кечкенә апа дип йөртәбез, ул минем каенатамның апасы. Аның ире Шәфыйк сугышта катнашкан, ул 1972 елда, ә каенанасы 1975 елда вафат булган, балалары юк. Кечкенә апа сугыш ветеранының тол калган хатыны ул, тыл хезмәтчәне дә.
    - Фәнисәмә бик рәхмәтлемен. Үз балаларым булмады, ә ул мине әниседәй якын итеп карый. Кызлары Альбина белән Лилия хәзер Казанда яши. Лилиябез кияүгә чыкты, ике баласы бар. Кечкенә апа, дип өзелеп торалар минем өчен. Ходай үзләрен дә шулай зурласын, - ди Шәмсеруй апа.

    Әйе, игелек җирдә ятмый ул. Чын йөрәктән теләнгән теләкләр чынга аша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: