Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкабта җәйге чорда терлекләрне ашату технологиясе буенча семинар узды

    Иске Чәчкаб авылы фермасында хуҗалыкларның ветеринария врачлары, зоотехниклар, ясалма орлык­ландыру технологлары катнашында узган киңәшмәдә сыерларны җәйге лагерьләргә күчерү, җәй айларында бозауларны ашату технологиясе хакында сүз барды.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров дүрт айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.
    - Узган елдагы күрсәткечләргә ирешү өчен җитештерү темпларын арттыру өстендә эшләргә кирәк, - диде ул. - Җәй - аз чыгымнар тотып, мул продукция җитештерү чоры ул. Болында яшел, сусыл үлән үсә, малларны җәйге лагерьләргә күчерү зарур. Сыерларны савымнан соң көндез дә, кич тә көтүне оештырырга кирәк. Безгә башкача ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен узган елгы дәрәҗәгә җиткерү авыррак булачак. Фермалар маллардан бушагач, ремонт эшләренә тотынырга, дезинфекция­ләргә мөмкинлек туа, - диде ул.
    - Продукция җитештерү, яшь үрчем алу, аның сакланышын тәэмин итү юнәлешендә хәл итәсе мәсьәләләр бар, билгеле. Ләкин аларның барысын да холдинг кампаниясенең быелдан малларны цех системасы буенча асрауга күчерүе белән бәйләргә кирәкми, минемчә. Яңалык гадәттә авыр юл яра. Бу ысулның уңай нәтиҗәсен вакыт үзе күрсәтер әле, - диде киңәшмәдә катнашкан "Ак Барс" холдинг кампания­се генераль директорының терлекчелек тармагы буенча урынбасары Иван Коновалов.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин дүрт айлык эшчәнлеккә конкрет саннарда анализ ясады. "Родина", "Яңа юл"да, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиа­лында сөт җитештерү күләме арта бара. Ит җитештерү буенча хәл бераз катлаулырак.
    "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин әйтүенчә, хуҗалыкларда яшь үрчем алу, аларның сакланышын тәэмин итү буенча да проблемалар бар. Ул терлекчелектә малларның төгәл исәбен алу кирәклегенә басым ясады.
    - Яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү өчен бозауларның сәламәтлеген даими контрольдә тотарга, аларны көненә өч тапкыр эчерергә кирәклеген онытмаска кирәк, - диде ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев.
    Иске Чәчкабтагы управляющий Радик Миңнуллин көтүчеләр хезмәтенә түләү, кызыксындыру чаралары куллану мәсьәләсенә тукталды.

    Киңәшмәдә катнашучылар Иске Чәчкаб фермаларының чиста булуына игътибар итте. Бозауларны салкын ысул белән асрау фермасы алдына хәтта чәчәкләр дә утыртканнар. Май кычытканы да җыялар, кардаларны тирестән чистарта башлаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: