Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбит авылында Алинә Давыдова куйган концерттан алган тәэсирләр әле дә дәвам итә. Фотогалерея

    Яшь, талантлы җырчы, "Болгар" радиосы милли музыка премиясе лауреаты, "Керәшен чибәре - 2014" бәйгесе җиңүчесе Алинә Давыдова авылдашларына зур бүләк ясады - Олы көн бәйрәме уңаеннан Иске Тәрбиттә бушлай концерт куйды.

    Алинә үзе Казан кызы, нәсел тамырлары белән Иске Тәрбиткә барып тоташа, аның әтисе Олег бу авылда туып-үскән. Концерт программасын тамаша кылырга күрше-тирә авыллардан да күп килгәннәр иде. Алинә Давыдова аларны берсеннән-берсе матур җырлары белән шатландырды, бию, уен-көлке дә мулдан булды. Тамашачы артистларның чыгышын алкышларга һәм язның тәүге чәчәкләре - лаләләргә күмде. Алинә керәшен җырларына попурри да тәкъдим итте. Алар белән яшь җырчы Мәскәүнең Кремль концертлар сараенда да чыгыш ясаган.
    - Быел мин өченче мәртәбә "Болгар" радиосы милли музыка премиясе лауреаты булдым. Әлеге премияне тапшыру тантанасы Мәскәү шәһәрендә үтте. Без анда Ләйсән Садыйкова белән дуэт жырладык. Мин керәшен жырларына тезмә белән башладым, ул мишәр жыры белән дәвам итте, бергәләп татар халык жыры белән тәмамладык. Бу безнең Мәскәү сәхнәсендә беренче тапкыр сольный жырлар белән чыгыш ясавыбыз булды, - диде Алинә Давыдова. -Әтиемнең туган авылында концерт кую минем күптәнге хыялым иде. Дөресен әйткәндә, бу - әтиемнең тәкъдиме булды, бөтен чыгымнарны да ул күтәрде. Концертлар куйганым бар, ләкин туганнар, таныш-белешләр, авылдашлар алдында чыгыш ясау икеләтә җаваплылык сорый икән, мин үземне имтихан тапшырган кебек хис иттем. Тамашачының чыгышларыбызны көчле алкышларга күмеп, яратып кабул итүе өчен мин бик шат. Әтием Олегка, әнием Фәниягә һәм туганнарыма чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.
    - Концерттан алган тәэсирләремне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Зал тутырып килгән халык та шундый хисләр кичерәдер. Алинә Давыдова бу як халкын ихлас ярата һәм хөрмәт итә. Анда бер дә ясалмалылык юк, һәр сүзеннән, чыгышыннан якташларына мәхәббәт бөркелә. Аның үз тембры, үзенә генә хас стиле бар, - диде Римма Васильева концерт тәмамлангач. - Минемчә, ул беркемне дә кабатламый, беркемгә дә охшарга тырышмый. Үзенә туры килә торган репертуар сайлап, кабатланмас образ тудыра. Җырлары мәгънәле, тавышы моңлы. Күңелгә аеруча үтеп кергән җырларның берсе - авылның гимнына әверелгән "Иске Тәрбит авылы" жыры булды. Алинәнең тырышлыгын, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен күреп, "Афәрин!" диясе генә кала. Балкып килүче яшь йолдыз турында киләчәктә дә ишетербез, аның уңышларына сөенербез, аның башкаруында татар җырларын, керәшен моңнарын әле бик күп тапкырлар тыңларбыз дип ышанам.
    Ахырдан рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән авыл халкы Алинә Давыдовага аягүрә басып, озак итеп кул чапты. Иске Тәрбит авылы халкы гына түгел, бөтен Кайбыч районы горурлана синең белән, Алинә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: