Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбит авылында узган референдумда читтә яшәүче якташлары да акча кертте

    Иске Тәрбит авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үзара салым җыю буенча референдумда актив катнаша.

    Участок сайлау комиссиясе рәисе Римма Васильева әйтеп узганча, референдумда тавыш бирүчеләр исемлегенә барлыгы 380 кеше кертелгән, иртәнге сәгать унга аларның 103е тавыш биргән иде инде.Туган җирен яратучылар, авылларының киләчәген кайгыртучы читтә яшәүче якташлары арасында да, исемлектә булмасалар да, үзләре теләп 500 сум күләмендә акча түләп калдыручылар бар. 1955 елгы Николай Петухов та ялларга Тольятти шәһәреннән кайткан.
    -Мин үзем машиналар төзү заводында слесарь булып эшлим. Авылымны сагынам, аның елдан ел төзекләнә баруына шатланам. Аны тагын да төзекләндерүгә үз өлешемне кертә алуыма шатланам,- диде ул.


    Быел үзара салым акчасына Иске Тәрбиттәге, Соравылдагы зиратны төзекләндерергә, Камыллыга, Иске Тәрбитт вак ташлы юл түшәү, су башнясын ремонтлау һәм башка мөһим эшләргә тотачаклар. Сайлау бюллетенендә ул эшләрнең барысы да күрсәтелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: