Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбит киләчәккә карый

    Иске Тәрбит авыл җирлеге район үзәгеннән чагыштырмача ерак урнашкан.

    Соравыл, Камыллы авылларын да үз эченә алган бу авыл җирлегендәге 463 шәхси хуҗалыкта 757 кеше яши.
    Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев үз чыгышында җирлек бюджетын формалаштыручы төп чыганак - халыктан салым җыюның торышыннан башлады. Барлык төр салымнарны җыю планы нигездә үтәлгән. Шулай да пропискада монда булып та,
    авылдан читтә яшәүчеләрдән җыя алмаган салым күләме 58 мең сумга якын. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 172 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 87 баш савым сыеры бар. Мал асраучылар үзләреннән арткан ит, сөтне сатып, хуҗалыкларына
    өстәмә табыш кертә. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю оештырылган. Виталий Тимофеев әйтүенчә, узган ел үзара салым акчасына зиратларның тирәсен тотып алганнар, агачларын кискәннәр, юллар, һәйкәл төзелгән. Монда да үзара салым акчасын бирми калучылар бар. Район прокуроры Руслан Заһретдинов үз чыгышында бу акчаларны бирми калучыларга карата нинди чаралар күреләчәген аңлатты. Быел да референдум үткәреп, үзара салым җыярга уйлыйлар. Шул акчага халык тәкъдиме белән чишмәләрне ремонтлау, авыл җирлегенә кергән авылларда карт агачларны кисү һәм башка эшләр башкарырга планлаштыралар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде. - Елга бер тапкыр халык белән очрашып, барлык проблемаларны уртага салып сөйләшү, аларның чишелешен бергәләп эзләү кирәкле эш. Авыл җирлеге башлыгының отчет доклады эчтәлекле булды. Күргәнегезчә, бер ел эчендә күпме эш башкарылган. Боларның барысы да үзара салым акчасына эшләнгән. Димәк, быел да үзара салым буенча референдумда катнашып, иң кирәкле, күләмле эшләрне башкарырга кирәк, - диде ул. - Узган ел сайлауларда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Яңа сайланган депутатлар планлаштырылган эшләрне тормышка ашыруда авыл җирлеге башлыгының беренче ярдәмчеләре булырга тиеш. Алда торган сайлауларда да актив катнашырсыз дип ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: