Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбит яшьләре яңа спорт мәйданчыгына шатлана

    Халыкара балаларны яклау көнендә Иске Тәрбит авылында да спорт мәйданчыгы ачылды.

    Аны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте директоры Юрий Осипов, укучылар, авыл халкы катнашты. - Гадәттә без спорт мәйданчыкларын көзен, уку елы башлангач ача идек. Укучылар җәйге каникуллар вакытында рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнсен, сәламәтлекләрен ныгытсын өчен аны хәзер ачарга булдык. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, спортта уңышлар телим, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Безнең мәктәптә 78 бала белем ала. Классларда кызлар күбрәк. Шуңа да футбол, хоккей кебек уеннарга команда туплап булмагач, кызларны да кушабыз. Бездә хоккей да, футбол да уйнаучы, спортның башка төрләрендә дә актив катнашучы кызлар бар. Нина Николаева, Диана Иванова, Анжелла Николаева әнә шундыйлардан, - диде мәктәп директоры Анатолий Васлильев. - Бу спорт мәйданы безгә бик кирәк иде. Моңа кадәр футболны чирәмдә уйнадык. Әлеге мәйданга ясалма үлән түшәлгән, шуңа да хәзер биредә иртә яздан кар ятканчыга кадәр уйнарга мөмкин. Киемнәр пычрана дип куркасы да юк. Спорт мәйданчыгы ачылуга без бик шат, - диләр кызлар. Соңыннан Иске Тәрбит һәм Мәлки мәктәпләре командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: