Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбитнең йөзьяшәр агачлары ник елый?

    Газетаның электрон почтасына Валентина Чумаринадан түбәндәге эчтәлектәге хат, фотосурәтләр килде: "Йөзьяшәр таллар да елый икән. Алар тамырлары белән туфракка бик нык береккәннәр һәм Иске Тәрбит авылын "бизиләр". Фотоларда - ботаклары җиргә сынып төшкән тал агачлары.

    Укучыбыз күтәргән әлеге хат буенча без Иске Тәрбит авыл җирлегенә юл тоттык. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, аның эчтәлеге белән танышып чыккач, болай диде:

    - Халык телендә Куак урыны дип аталган бу агачлар Ырым елгасы буенда үсә. Талларны ата-бабаларыбыз инде күптәннән елга ярларын ныгыту, эррозиягә каршы тору максатында утырткан. Чыннан да узган җәйдә гасыр яшьтәше дип әйтерлек бу талларның ботаклары сынып җиргә ауды. Әмма без аларны бөтенләй кисәргә җыенмыйбыз. Сынып төшкән ботакларын, кәүсәсен җирдән ике-өч метр биеклектә калдырып кисәчәкбез. Шул агачлар яңа ботаклар җибәрәчәк. Ырым елгасы буендагы шактый агачны ике-өч ел элек шул ысул белән кискән идек. Быел җирләр кардан ачылгач, ул урынны өмә белән җыештырачакбыз.

    Безнең әңгәмәгә авылның өлкән кешесе Михаил ага Иванов та кушылды:

    - Ул агачлар без малай чагында ук бар иде инде. Безнең бабайлар аны елга ярлары ишелүдән саклау өчен утырткан. Аларның сынган ботакларын бераз кисеп, тәртипкә кертсәң ярар иде шул, - диде ул.

    Хат авторының үзен генә күрә алмадык, чөнки җирлектә андый кеше яшәми һәм кем икәнлеген дә әйтә алмадылар. Автор шушы авылда яшәсә, 26 гыйнварда Иске Тәрбит авыл җирлегендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узган отчет җыелышында катнашып, үзен борчыган сорауларга җавап таба алган булыр иде. Анда экологиягә кагылышлы сораулар, зират өчен яңа урын сайлау, авыл аша агучы Ырым елгасы ярларын ныгыту турында да сөйләшү булды. Ә авылларны авыл халкы белән бергәләп җыештыру турындагы фикер кызыл җеп булып яңгырады. Читтән күзәтүче булмыйк, авылларыбызны чистарту, аны гөлбакчага әйләндерүдә барыбыз да үз өлешен кертсен иде. Ә былтыр җәйдән сынып төшкән агач ботакларын вакытында җыештыру хәерлерәк булыр иде дә соң. Чөнки аунап ятучы бу агачлар тирә-юньне ямьсезли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: