Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбиттә халык җыены узды

    Районыбыз авыл җирлекләрендә традицион җыеннар башланды. Беренчеләрдән булып халык җыены Иске Тәрбит авылында үтте. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, “Гөбенә” агрофирмасы директоры Валерий Поляков катнашты.

    Җыелышка килгән авыл халкына башта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Иске Тәрбит авылына кергән авыллар, колхозлар тарихы турында видеофильм күрсәттеләр. Анда авылда кайсы елда колхоз оешуы, төрле еллардагы исемнәре, колхоз рәисләренең кемнәр булуы турында бай мәгълүмат тупланган иде.
    Җыелыш Иске Тәрбит мәктәбе директоры Артур Акрымов чыгышы белән башланды. Ул мәктәпнең эшчәнлеге, проблемалары, укытучыларның, укучыларның төрле бәйгеләрдә ирешкән уңышлары, БДИ, ГИА нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәптә Иске Тәрбит, Камыллы, Мәлки авылларыннан барлыгы 62 укучы белем ала. Укучылар саны ел саен кимүгә таба бара. Ул мәктәп музеен экспонатлар белән баету максатында халыкка элеккеге эш кораллары, хуҗалыкта кулланылган әйберләрне бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Китапханәче Валентина Сурнаева авыл җирлегенә кергән авыллардагы китапханәчеләр эшчәнлеге турында сөйләде. Күпфункцияле үзәге методисты белән берлектә үткәрелгән төрле чаралар, тематик кичәләр үткәрүләре хакында сөйләп үтте, авылда мәдәниятне үстерүдә ярдәме өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтен җиткерде. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова Иске Тәрбиттәге “Сәүдияр” фольклор ансамбленең уңышлары турында сөйләп, ансамбльне алга таба да яшәтәсе, яшәртәсе иде диде. Фельдшер- акушерлык пункты мөдире Лариса Васильева чыгышыннан аңлашылганча, ул Иске Тәрбит һәм Камыллы авылларында яшәүче 550 кешегә медицина хезмәте күрсәтә.
    - “Демография” илкүләм проекты буенча 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне автомобиль белән район үзәк сырхауханәсенә деспансеризация үтүгә алып бару халык өчен бик уңайлы, - диде ул.
    Җыен барышында янгын сүндерү депосы начальнигы Сергей Тимофеев, полиция участок уполномоченные Айдар Сөнгатов та хезмәтләре белән таныштырды.
    Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев 2019 елда җирлектә башкарылган эшләр, 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Җирлеккә кергән өч авылда 465 торак йорт исәпләнә, шуларның 265ендә кеше яши, 60 йорт дача буларак файдаланылса, 140ы бөтенләй буш тора. Халыктан салымнар җыю, җирлекнең бюджеты үтәлеше, 2019 елда үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр, халыктагы маллар исәбе, “Чиста су” программасы буенча төзелгән суүткәргеч, авылларга гидрантлар кую һәм башкалар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
    Җыен барышында авыл урамнарындагы иске агачларны кисү, пай җирләре өчен түләү, җәйге чорда сарык, кәҗәләрен урамда йөртүчеләр өчен чаралар күрү, үзара салым акчасын һәркемнән түләтү, Соравыл авылы янына автобус тукталышы урнаштыру мәсьәләләре күтәрелде.
    - Быел илебездә зур даталар билгеләп үтеләчәк: Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгы.Татарстан Президентын да сайлыйбыз, аннан соң, авыл җирлекләре башлыкларын сайлау булачак. Сез авыл җирлеге башлыгы эшеннән канәгатьме соң? - дип сорады Альберт Илгизәрович. Алар бу сорауга җавап итеп озаклап кул чаптылар.
    Район прокуроры Алмаз Сөләйманов үзара салым акчасын түләмәүчеләргә аңлатма биреп үтте.
    - Үзара салым буенча референдум яисә халык җыенында катнашучылар уңай тавыш биргән икән, аны сайлау хокукына ия булган һәркем түләргә тиеш. Түләмәгән кешеләргә карата административ чаралар күрелә. Авыл җирлегеннән бу кешеләрнең исемнәрен прокуратурага язып бирәләр, безнең белән әңгәмәдән соң да түләмәсәләр, эш судка бирелә. Суд карары буенча суд приставлары эшкә керешә, алар да үз штрафларын өсти. Шулай итеп, 500 сум түлисе урынга бер кеше саллы гына суммасыннан колак кагачак. Башка сорауларыгыз, үтенечләрегез, тәкъдимнәрегез булса, прокуратурага рәхим итегез, без һәркемне тыңлап, проблемаларыгызның чишелешен бергәләп эзләячәкбез, - диде ул.
    - Һәр елда халык җыенында сораулар шактый була. Без аларны хәлдән килгәнчә хәл итәргә тырышабыз. Барлык эшләрне дә берьюлы башкарып булмый, шуңа күрә, үзара салым программасы эшләп торганда, акрынлап барысы да хәл ителер дип уйлыйм-, диде йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Альберт Рәхмәтуллин. - -Авыл җирлеге башлыгының чыгышыннан күренгәнчә, демографик хәл мактанырлык түгел. Ел дәвамында өч бала туган, аларның да икесе биредә яшәми. Ә үлүчеләр саны тугыз. Авылларда халык саны елдан- ел кимүгә барганга без 2020 елны районда Демография елы дип игълан иттек. Һәр авылда өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган кызлар, егетләр бар. Без аларны бергә җыеп очраштыру, таныштыру өчен чаралар үткәрергә җыенабыз. Аларның яртысы гына гаилә корып, балалар алып кайтса, күпмедер дәрәҗәдә демография проблемасы чишелер иде. Бүгенге җыенда яңгыраган сорауларның күбесенә җаваплар таптык, калганнарын хәл итү юлларын да табарбыз, дип ышандырам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: