Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбиттә “Туым җондызы” фестиваленең сайлап алу туры узды

    Бүген Иске Тәрбиттә керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" - "Раштуа йолдызы" фестиваленең сайлап алу туры уза.

    Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова әйтеп узганча, республика күләмендә үтүче әлеге бәйге Кукмара, Кайбыч, Зәй районнарында үтә. Башка районнарга күрше-тирә районнардан да килсәләр, Кайбыч бу фестивальне үзе генә үткәрә. "Кайбычлылар булдыра, менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Алар ел саен фестивальдә актив катнаша", - дип белдерде Людмила Даниловна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: