Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Испания һәм Италиядә киң таралган авыл туризмы Кайбычта үсеш алырмы

    Авылларга туристларны тарту безнең өчен әлегә ят күренеш булса да, Татарстанда хәзер авыл туризмын үстерүгә зур игътибар бирелә башлады. Турист дигәч, без зур шәһәрләрдә экскурсиядә йөрүчеләрне, яки чит илләрдән Россиягә килүчеләрне күз алдына китерәбез.

    Ә менә автобус-автобус туристлар авыл районнарына килеп төшсә, аларны кызыксындырырдай урыннар табылырмы?

    Башка районнар өчен җавап бирә алмыйм, ә менә Кайбычны туристлар кызыгырлык дип һич кенә дә шикләнмичә әйтергә була. Авыл туризмы табигый, мәдәни-тарихи, аграр һәм башка ресурсларны, шул исәптән этник байлыгыбызны файдалануга юнәлдерелгән. Боларның барысы да бездә бар, шулай булгач, туристларны да кабул итәргә әзербез. Петр патша үзе кызыккан Кайбыч имәнлекләре генә дә ни тора!? Әле бу җәйдә Россиядә урманнарны, имәнлекләрне үстерүгә багышлап Казанда уздырылган халыкара фәнни-практик конференциядә катнашучыларны Кайбыч урманчылыгына да алып барганнар иде. Европа илләреннән дә килгән чит ил кунаклары бездәге берничә гасырлык имәннәрне күреп сокланды. Безнең районда планлаштырылучы "Россия имәнлекләре" үзәге дә сафка басса, Кайбыч белән кызыксыну бермә-бер артачак. Бар кеше дә горурланырдай табигать һәйкәлләре моның белән генә чикләнми әле. Мәдәни-тарихи байлыгыбыз белән дә мактана алабыз.

    Бүгенге көнгә кадәр бездә тугызга якын архитектура һәйкәле сакланган. Алар арасында чиркәү, мәдрәсәләр, Турминскийда 18 гасыр ахырында төзелгән алпавыт Лебедев йорты һәм башкалар бар. Аграр туризм дигәндә, беренче чиратта, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны күздә тотарга кирәктер, мөгаен. Шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышыннан арыган туристлар бернинди порошок кушылмаган, экологик яктан чиста, натураль авыл сөте, катыгы, юкадан, бәлештән авыз итсә, аның тәменә ымсынып, тагын безгә кайту ягын карар иде, минемчә. Туризм - ял итү, табигать кочагында сәламәтлекне ныгыту, эчкерсез авыл кешеләре белән аралашып, стресслардан арыну да әле ул.

    Авыл туризмын үстерү юнәлешендә Кайбыч китапханәчеләре эш башлап җибәрде. Алар узган ел Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә шул темага сөйләшү алып барсалар, әле шушы көннәрдә генә Чүти авыл җирлегенә җыелдылар. Китапханәчеләр Олы Тәрбит авылындагы музейда булдылар, Олы көн үткәрү күренешен карадылар, Пыкрауда гына пешерелә торган шикәр чөгендере пирогыннан авыз иттеләр. Ветераннар Советы рәисе Василий Уткин авыл тарихы турында сәгатьләр буена сөйләрлек бай мәгълүмат туплаган. Чүтидә мәктәптәге Зариф Бәшири музее белән таныштылар, ике авыл үзешчәннәренең концертын карадылар. Менә этник мәдәният кайда ул! Безнең җирлектә яшәүче татар, керәшен татарлары, руслар, чувашларның җыр-биюләрендә, дини бәйрәмнәрдә гореф-гадәтләребез ачык чагыла. Чүтидә XX гасыр башында Яшел Үзән районының Акъегет авылында туган миллионер Заһидулла Шәфигуллин тарафыннан төзелгән мәдрәсә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Ул 1903 елда төзелә башлый, 1905 елда ачыла. 1905-1907 елларда Зариф Бәшири шушы мәдрәсәдә белем бирә. Соңрак язучы бу турыда: "1905 елда безнең авылга таштан, яңа тәртип белән укыту өчен, зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булырга тиеш идем. Ләкин башта мин укытучы хыялы белән мавыккан булсам да, тора-бара бу дәрт сүнә башлады, чөнки әти мине һәр көнне мәчеткә куа иде", - дип яза.

    Районыбызның бай мирасын барлау бурычы бөтен китапханәчеләргә дә куела, ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, бу эшне буш җирлектә түгел, ә өлкән буын кешеләре, туган төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр белән очрашып башларга кирәклегенә басым ясады.

    Кайбычның туристларны җәлеп итәрдәй урыннары турында бер мәкаләдә генә язып бетереп булмый. Бу хакта газета укучылар үзләре дә безгә язсын иде. Ә авыл туризмы киләчәге булган юнәлешләрнең берсе, шуңа да хәзер Татарстандагы районнарда туризм чыганакларын барлыйлар. Кайбычка хас туризм төрләрен бергәләп билгелик, киләчәктә туроператорлар туристларны безгә җибәрерлек булсын.

    Моннан берничә ел элек Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейга Казахстаннан ук - Уральск шәһәреннән бер автобус турист килгән иде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай эзләре буйлап татар иленә юлга кузгалган кунаклар бай мирасыбызга гаҗәп¬лән¬де. Шунысы куанычлы, алар да үзләрендә Тукай, тамырлары Кече Кайбычтан булган мәгърифәтче Мотыйгулла хәзрәтнең ми¬расын кадерләп саклый, Галия Кайбицкая бе¬лән горурлана. Безнең әле Зариф Бәшири, Әб¬рар Шамин, Әбрар Сәгыйди, Шәүкәт Галиев кебек тирән эзле шәхесләребез, Шәкүр карагыбыз да бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: