Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында Федоровское укытучысы да катнашты

    Яшьләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алырга әзерләнә. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган актив яшьләр республика Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында шул хакта фикер алышты.

    Әлеге утырышта Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина да катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, төрле министрлыклар вәкилләре чыгыш ясаган. Яшьләрне эшмәкәрлеккә тарту, төрле социаль проектларда катнаштыру, экстремизмга юл куймау буенча профилактик чаралар үткәрү, ришвәтчелекнең яман чир икәнлеген аңлату, волонтерлык эшчәнлеген киң җәелдерү буенча төрле чаралар үткәрү бурычы куела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: