Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җитәкчеләр карамагындагы гаиләләр ничек яши?!

    Районыбыз авылларында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында социаль яклау органнары контролендә булганнары да бар. Андый гаиләләргә җитәкчеләр арасыннан җәмәгатьчелек тәрбиячеләре билгеләнүе турында без хәбәр иткән идек инде. Бу гаиләләр белән нинди эшчәнлек алып барулары турында җитәкчеләр ун көн саен мәгълүмат биреп барырга тиеш.

    Узган атнаның шимбәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм шул җитәкчеләр белән очрашты. Һәр җитәкче үзенә беркетелгән гаиләгә визиты, нинди проблемалары булуы турында сөйләде. Кемдер эчкече әнине наркология диспансерына алып барган, электр энергиясе, газ өчен бурчыларын түләттергән, киемнәр белән тәэмин иткән, эшкә урнашырга һәм башка проблемаларын хәл итәргә булышкан. Район башлыгы кыска гына вакыт эчендә шулкадәр эш башкарылуын уңай бәяләде, бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару бурычын куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: