Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лохановның бәйрәм котлавы

    Кама Тамагы районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән сезне күркәм вакыйга - Кайбыч районының мөстәкыйльлек алуына 25 ел тулу белән котлыйм.

    Район территориясе, аның икътисади һәм со­циаль-мәдәни үсеше үзгәрде. Әмма кешеләрнең кече Ватанына карата мөнәсәбәте үзгәрешсез кала бирә. Биредә яшәүчеләр өчен Кайбыч - яшәү урыны гына түгел, ул төрле язмышлы һәм холыклы кешеләрне, буыннарны бербөтен итеп берләштерүче уртак тату йорт. Район искиткеч гүзәл табигате белән генә түгел, халкы белән дә бай. Муниципалитетның төп казанышы - энергияле, белемле, сәләтле, туган җирен ихлас яратучы кешеләре. Биредә район һәм республика тарихында тирән эз калдырган күп кенә җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре, галимнәр, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре үсте. Игенче һәм терлекчеләрнең, авыл хуҗалыгы предприятие­ләре җитәкчеләре һәм белгечләренең, фермер хуҗалыкларының, авыл интеллигенциясенең - үзенең көче һәм шәхси үрнәге белән район үсешенә өлеш кертүчеләрнең барысының да хезмәте мактауга лаек. Озак еллар дәвамында безне дуслык җепләре бәйли. Алга таба да ышаныч һәм хөрмәт нигезендә ул үсәр дип ышанам.

    Районның бүгенге көне яңа вакыйгалар, даталар һәм эш-гамәлләр белән тулылана. Тарих дәвам итә, сезнең районның алда тагын бик күп истәлекле даталары булсын. Барлык Кайбыч халкына сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар һәм иминлек телим!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: