Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Карденас Фернандез Орландо Габриэльның Кайбычтагы ачышлары

    Гел җәйләрдән генә торган, ел әйләнәсе эссе Кубада яшәүче Карденас Фернандез Орландо Габриэльне Кайбычта гаҗәп­ләндергән мизгелләр күп булды. Беренчедән, татар авылын беренче генә тапкыр күрүе, телебезне дә ишеткәне булмаган. Икенчедән, авыл мәктәбенең шәһәрнеке белән бер дәрәҗәдә булуы, компьютерлар, башка төр электрон җиһазларның уңышлы кулланылуына сокланды. Укучыларның актив, талантлы булуына игътибар...

    Куба башкаласы Гаванадагы мәгълүмати технологияләр университетының иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире, философия фәннәре кандидаты Габриэльның Кайбычка гына түгел, Татарстанга да беренче генә килүе. Тәрҗемәчесез генә аралаштык. Рус телен камил белүенең дә серен ачты. Утыз еллап элек югары белемне Украинада алган икән. Ап-ак кар явуын күреп шунда исе киткән, Россиядәге суыкларга да анда күнеккән.
    Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелгән әлеге халык­ара конференциядә шушы университет вәкилләре, Казахстанның Коркыт Ата исемендәге Кызыл-Орда дәүләт университеты доцентлары Талант Бимаханов, Мейрамбек Мурзамбеков, Апас, Кама Тамагы, Буа районнары һәм үзебезнең җирлектәге педагоглар катнашты.
    "Бүгенге көн педагогикасы алдында торган мөһим проблемалар" дип исемләнгән халыкара конференцияне башлап җибәргән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кунакчыл Кайбыч җиренә килүчеләрне сәламләде, районыбыз белән таныштырды, мәгарифнең иң өстенлекле өлкәләрнең берсе булуына басым ясады. Кайбычның имәннәре белән данлыклы булуы, "Россия имәнлекләре" проекты тормышка ашырылачагы, безнең имәннәрдән Петр патша заманында кораблар төзүләре турында сөйләвен Габриэль аеруча кызыксынып тыңлады. Чөнки Кайбыч имәннәре аның өчен ачыш булды. Киткәндә, мәктәп бакчасындагы наратка да сокланды әле ул, мәңге яшел бу агач та ят шул бананнар, ананаслар үсүче ил вәкиле өчен.
    Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров районда мәгариф системасы, мәктәпләр тормышы турында бай мәгъ­лүмат бирде. Халыкара дәрәҗәдәге сөйләшү мәйданы итеп Олы Кайбыч мәктәбен сайлаулары да очрак­лы түгел: димәк, кунакларга күрсәтерлек эшләребез, башкалар белән бүлешерлек тәҗрибәбез бар! Мәктәп директоры Алия Биккулова да эшчәнлекләре, уңышлары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. "Без бөтен шартлары булган мәктәптә эшләвебез белән горурланабыз, педагоглар да көчле, укучылар да тырышып укый", - диде ул. Конференциядә укытучылар рус телендә чыгыш ясады. Фәнни терминнарга бай ул чыгышларны Габриэль ни дәрәҗәдә аңлагандыр, ә менә Олы Кайбыч мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рамилә Миңнуллинаны ул тын да алмыйча диярлек тыңлады: чыгышы гел инглизчә генә булды.Чит ил кунагы белән дә шул телдә рәхәтләнеп гапләштеләр, әйтерсең лә, икесе дә чит илдән. Соңыннан Габриэль: «Укытучы инглиз телен бик яхшы белә", дип югары бәя куйды Рамилә Рафисовнага. Ә Талант Дуйсен улы үз телендә, казахча чыгыш ясады. Татар теле белән охшашлыклар күп, шуңа да аның Казахстанда урта һәм югары белем системасы турында сөйләвен барысы да аңлады.
    - Татарстанга без октябрь аенда ук килдек. Безгә монда бик охшый, укучыларның белем дәрәҗәсе югары. Республиканың күп районнары аша уздык, Казанда да, районнарда да тәртип, чисталык. Алга таба да Казахстан белән Татарстан арасындагы багланышлар өзелмәсен, халыклар дус яшәсен, җирдә иминлек хөкем сөрсен, - диде ул.
    Өч илнең дә мәгариф сис­темасында охшашлыклар күп, мәктәпләрдә белем алу бушлай, максат та уртак - белемле яшьләр тәрбияләү. КФУ доценты Рәмис Насибуллов халыкара дәрәҗәдә конференция оештырган кайбычлыларга рәхмәтен белдерде. Бу көнне Татарстан, Куба, Казахстан мөгаллимнәре арасында дуслык күпере дә салынды. Халыклар дуслыгы, бердәмлек - безнең барыбыз өчен дә иң кадерлесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: