Каргалыда илкүләм проект буенча төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды
Каргалы авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – заманча итеп төзелгән 50 урынлык яңа мәдәният йорты ачылды. Ул “Мәдәният объектларын төзү” илкүләм проекты буенча сафка басты. Дәүләт программасы ярдәмендә төзелгән асфальт юлдан анда тиз килеп җиттек.
Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Вика» төзелеш фирмасы дирек­торы Фәнис Хәйруллин һәм ТРның Баш инвестицияләр-төзелеш идарәсенең баш белгече Радик Галәветдинов катнашты.
Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Символик кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да мәдәният йортына узды. Ул шулкадәр матур итеп төзелгән, авылда мондый объектның гомер булганы юк. Залы, затлы пәрдәләр белән бизәлгән тәрәзәләре, сәхнәсе, башка бүлмәләре — барысы да искиткеч матур. Тагын шуңа игътибар иттем: мәдәният йортында ике санузел бар. «Берәү генә җитми идеме?» дигән соравыма, клуб мөдире Елена Смелова болай диде: «Безнең мәдәният йорты федераль программа буенча төзелде бит, анда инвалидларга уңай шартлар тудыруга зур урын бирелә һәм аларга аерым санузел каралган».
Альберт Илгизәрович, авыл халкын әлеге тантана белән котлап, мәдәният учагының гөрләп торуын, ишекләренең беркайчан да ябылмавын, анда төрле чараларның еш үткәрелүен теләде.
— Каргалы авылында бу объект төзелешен башлап җибәрү өчен безгә шактый тырышырга килде. Әлеге проблема халык җыеннарында, җыелышларда елның-елына күтәрелде. Кечкенә авыл дип тормадык, халык гозерен Рәисебезгә җиткердек. Быел безгә бәхет елмайды. Россия күләмендә эшләп килүче программалар, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатларыбыз ярдәме белән хыялыбыз тормышка ашты. Моңа үз өлешен керткән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бүген безнең арада утыра. Аңа да, төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллинга, кыскасы, әлеге объектны төзүгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Төзелешкә федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде. Сезне әлеге олы вакыйга белән котларга шатланып килдем, — диде Альберт Илгизәрович. — Каргалыда талантлы кешеләр яши. Клуб иске, шартлар юк, дип тормадылар, «Сударыня» фольклор ансамблен оештырдылар. Алар, төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломнар яулыйлар.
Район башлыгы төзелеш фирмасының баш инженеры Рөстәм Сөнгатуллинга, слесаре Фаил Зариповка Рәхмәт хатларын, районның 30 еллыгы медальләрен тапшырды. Мәдәният йорты мөдире Елена Смеловага бильярд өстәле алу өчен сертификат, «Сударыня» коллективына бүләкләр бирелде.
Депутат Илдар Гыйльметдинов Россиядәге дәүләт програм­маларының авыл халкы өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелүен ассызыклап үтте.
— Тантананы карап утырганда, әлеге мәдәният йорты гөрләп эшләячәк, дигән фикергә килдем. Чөнки монда халык актив. Кайбер төбәкләрдә клуб ачабыз да, аның барлыгын да оныталар, халык өчен мәдәни чаралар әллә нигә бер генә үткәрелергә мөмкин. Каргалы өчен күңелем тыныч, фольклор коллективларына кадәр бар бит. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга традицияләребезне тапшыруда зур эш башкара, — диде Илдар Гыйльметдинов.
— Хәзерге тормыш бер дә җиңел түгел. Украинада тынычлык урнашып, егетләребез җиңү белән туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Авырлыкларга карамастан, илебездә иллеләп дәүләт программасы эшли, аларның күпчелеге авылларны төзекләндерүгә, анда уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Авылларның тырыш, уңган хезмәтчәннәре илебез табынын баетуда, шәһәрдәгеләрне сыйфатлы продукция белән тәэмин итүдә зур эш башкара. Авыллар алга таба да халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телне саклап калсын өчен, киләчәктә дә мондый объектлар төзиячәкбез, төзекләндерәбез.
Министр Фәнил Әһлиуллин, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дәвам итүенә басым ясап, республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен, телен саклауга, үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген ныгытуга өстенлек бирелүенә тукталды.
— Татарстан Республикасында, федераль үзәк ярдәме белән, социаль яктан әһәмиятле прораммалар тормышка ашырыла. Кайбыч та аларда актив катнаша. Россиядә дәүләт программалары узган елгы дәрәҗәдә тормышка ашырыла. Бу күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге, илебезнең, туган Татарстаныбызның алга таба да ныгуына, чәчәк атуына ышаныч уята,— диде Фәнил Әнвәрович.
Елена Смеловадан иске клуб тарихы, анда ничек эшләүләре турында кызыксындым.
— Иске клубны, Турминский авылындагы бинаны сүтеп алып кайтып, 1963 елда төзегәннәр. Анда озак еллар авылдашыбыз Валентина Овчинникова эшләде. Ул эшләгән елларда клубка косметик ремонт булса да ясала иде. Мин эшләгән 14 ел эчендә бернинди ремонт үткәрелмәде. Искегә тотынма, диләр бит. Ул Тузган клубка ремонт ясаудан файда юк иде. Шуңа карамастан, иске клубта авыл халкы белән төрле чаралар үткәрә идек. «Сударыня» фольклор коллективы 2014 елдан бирле эшләп килә. Альберт Илгизәровичка рәхмәт, коллективка сәхнә костюмнары алырга ярдәм итте, — диде ул.
— Каргалыда 50 кеше генә яшәсә дә, алар бик актив. Киләчәктә яңа мәдәният йорты халкыбыз яшәешенә зур үзгәрешләр кертер, мәдәни тормышларын тагын да активлаштырырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Мин дә әлеге объект төзелешенә өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм, — диде Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова.
Авыл халкын әлеге бәйрәмнәре белән котларга Олы Подберезье авылының «Березка» фольклор ансамбле, Чувашиянең Яльчик районы Кече Таяба авылы мәдәният йорты җитәкчесе Валентина Овчинникова, «Илем» ансамбле, районыбызның сәхнә осталары Илгиз Насыйров, Светлана Зиадиева, Ләйсән Шамилева, Анна Кучеева килгән иде. Тантана авылның «Сударыня» фольклор ансамбле һәм нәни җырчы Мирослава Кляшева башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев