Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч басуларында кызу эш кайный

    Районыбыз хуҗалыкларында малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү буенча эш алып барыла. Күпьеллыклар район буенча 12 мең гектарга якын мәйданны били. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән 11 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, барлык мәйданнарның 2600 гектарында яшел масса урылган. Барлыгы 5500 тонна сенаж салынган, 53 тонна печән хәзерләнгән.

    “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмалар катнашында күптән түгел районда үткән семинар- киңәшмәдә катнашучылар “Гөбенә” агрофирмасында сенаж салу барышын караган иде. Шул вакыттан бирле әлеге агрофирманың Хуҗа Хәсән бүлекчәсендә бер сенаж базын тутырганнар инде. 11 июньгә “Гөбенә”дә барлыгы 3500 тонна сенаж, 35 тонна печән хәзерләнсә, “Дубрава” агрофирмасында – 1500 тонна сенаж салынган, 15 тонна печән хәзерләнгән, “Алтын кырлар”да сенаж – 500, печән 3 тонна тәшкил итә. Районда көненә 800 тоннага кадәр сенаж салына. Өч агрофирмада механизаторлар көненә 400 гектарга кадәр яшел масса ура. 
    Терлек азыгы хәзерләүдән кала, игенчеләребез 17 мең гектар мәйданда чәчелгән игеннәрне саклау белән дә шөгыльләнә. 11 июньгә барлык мәйданнарда кортычларга каршы – 3000, авыруларга каршы – 3000, чүп үләннәренә каршы 20 мең гектар мәйданда тиешле химик препаратлар сиптерелгән. Бу көннәрдә калган хуҗалыклар да терлек азыгы хәзерләүгә керешер дип көтелә. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: