Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч хуҗалыклары техниканы кышкы саклыкка куйды

    Бөртекле, бөртекле- кузаклы, техник культураларның уңышын җыеп урнаштырганнан соң, эштән бушаган техника чистартылып кышкы саклыкка куела. Район хуҗалыкларында техниканың кышкы саклыкка куелышына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы боерыгы белән оештырылган махсус комиссия бәя бирә.

    “Татагрохимсервис” ачык акцианерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге комиссия 1 ноябрьдә районыбыз хуҗалыкларында техниканың кышкы саклыкка куелышын, машина- трактор паркларының торышын карады. Нәтиҗәдә мөмкин булган 70тән 68 балл туплап, “Гөбенә” агрофирмасы беренче урынга чыкты. 64әр балл туплаган “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмалары икенче урында. “Туган як – Агро” җаваплылыгы чикле җәмгыяте 61 балл белән өченче урында. Шулай ук, “Подберезье” хуҗалыгына – 59, Сәвия Садриева һәм Айрат Хәсәновлар крестьян- фермер хуҗалыкларына 57шәр балл куелды. Район буенча уртача күрсәткеч – 61,3 баллга тигез. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: