Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч командасы – турнир җиңүчесе

    5- 6 февраль көннәрендә “Кайбыч” боз мәйданында боз сарайлары булмаган районнарның 2005- 2006 елгы малайлар командалары арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алкан” Бөтенроссия турнирының республика этабының финал ярышлары булды.

     Турнирда үз зоналарында җиңү яулаган Кайбыч, Аксубай, Балтач командалары катнашты. 
    Беренче көнне командалар бер- берсе белән берәр уен уйнадылар. Икенче көнне дә шул ук командалар үзаша көч сынаштылар. Ике көн нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы – беренче, Аксубай командасы – икенче, балтачлылар – өченче урынны яулады. 
    Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: