Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч механизаторына ТР Президенты бүләк тапшырды

    Районыбыз хуҗалыкларында үз эшен яратып, намус белән башкаручы хезмәт алдынгылары күп.

    “Алтын кырлар” агрофирмасының Надеждино бүлегендә озак еллар механизатор булып эшләгән Александр Петров әнә шундыйларның берсе. Бу көннәрдә генә Казан шәһәрендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов туган ягыбыз горурлыгы булган игенчегә “Татарстан Рес­публикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” исемен тапшырды. Казанда «Корстон» комплексында узган әлеге тантанада ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә катнашты.

    Александр Петров рес­публиканың барлык төбәкләреннән җыелган хезмәт алдынгылары сафында һәм мактаулы исемгә лаек булуы белән чиксез горурлана.
    –Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүендә катнашуымны озак елларга сузылган хезмәтемнең матур нәтиҗәсе дип кабул иттем. Мондый тантанга беренче тапкыр гына баруым әле, шуңа да барысы да матур төштәге кебек булды. Гап-гади тракторчының хезмәтен шулай югары бәяләүләре, мине шушы зур исемгә тәкъдим иткән район җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез зур. Альберт Рәхмәтуллин, беренчеләрдән булып, кулымны кысып, исем алуым белән котлады, –диде ул.
    Чын җир кешесе, диләр Александр Петров кебекләр хакында. Әти- әнисе Яшел Үзән районының Большие Ключи авылына күчеп киткәч, шунда дөньяга килгән ул. Алар анда озак тоткарланмаган,  яңадан туган авыллары Репьевкага әйләнеп кайталар, бала чагы шунда үтә. Бәхетен читтән эзләп йөрмәгән. Морат урта мәктәбен тәмамлагач, 1975 елда “50 лет Татарии” колхозында эшли башлый. Мәктәп елларында ук колхозда механизатор булып эшләгән әтисе Николай Петров янында тракторчы һөнәренең серләренә төшенә. Шул вакыттан аның күңелендә игенче хезмәтенә хөрмәт бөреләнгәндер дә инде, мөгаен. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә тракторчы- машинист һөнәрен үзләштереп, таныклык алуы да ярап куя. 1977 елда аңа трактор ышанып тапшыралар. Ике ел буена туган авылы кырларын иңләгәннән соң, 1979- 1981 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткач, кабат корыч атына утыра.
    –1985 елда колхозга өр-яңа “Т–150” ­тракторы кайтты, аны миңа бирделәр. Шул тракторда 34 ел буена эшләдем. Техника сакчыл караш таләп итә, вакытында майлап, карап йөрмәсәң, ул берничә елда сафтан чыгарга да мөмкин. Язын туфрак культивацияләүдә, көзен игеннәрдән бушаган кырларны туңга сөрүдә, кышын хуҗалыктан сөт комбинатына сөт ташуда, авыл урамнарын кардан чистартуда эшләдем. Агрофирмада нинди эш бар, мин шунда булдым, – диде Александр Николаевич эшчәнлеге белән таныштырып.
    Чыннан да, техникага сакчыл караш кирәк шул. Бер тракторда 34 ел буена эшләүчеләр булса да, бармак белән генә санарлык­тыр. Александр Петровның гомуми хезмәт стажы 44 ел тәшкил итә, шуның 42се – механизатор хезмәтендә. Аның тырыш, намуслы хезмәтен җитәкчеләр дә тиешенчә бәяләгән. Ул III дәрәҗәдәге “Хезмәт даны” ордены, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләренә дә лаек булган.
    Ата-анасы тарафыннан туган җиргә, игенче хезмәтенә карата тәрбияләнгән хөрмәт аны гомере буе озата килгән. Бала чагында әтисенең фаҗигале үлеменнән соң, әнисе Галина Михайловна биш баласын аякка бастыру өчен барысын да эшләгән. Балалары да яшьтән хезмәттә чыныгып үскән.
    Надеждино мәктәбендә химия, биологиядән укытучы Надежда Анатольевна аның ныклы терәге. Тату гаиләдә ике кыз балага гомер биргәннәр. Хәзерге вакытта олы кызлары Казан шәһәрендә, кечесе Чувашиянең Янтик авылында үз гаиләләре белән яшиләр. Алар туган нигезләренә эзне суытмый, еш кайтып, әти- әниләренә ярдәм итеп китәләр.
    Авыл Александр Николаевич кебек тырыш, уңган- булган улларына, үрнәк гаиләләренә таяна.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: