Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә җыелыш узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыллардагы имамнар, дини дәресләр бирүче мөгалимәләр катнашты

Җыелышның көн тәртибенә, иң беренче мәсьәлә итеп, мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрен эшләтеп җибәрү кертелгән иде.

 Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел мәчетләрдә беренче оештыру дәресләре 20 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башланып китә. Дини сабак алырга теләгән барлык авылдашларны, мәктәп укучыларын мәчетләргә чакырып калалар. Дини дәресләр Борындык, Шуширмә, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында оештырыла.
Җыелыш барышында район мөхтәсибе быел гошер сәдакасы җыюда актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
– Быел сезнең ярдәм белән без 30 тоннага якын бәрәңге, төрле яшелчәләр җый­дык. Аны Казан шәһәрендәге «Ярдәм» мәчетенә, Анжела Вавилова фондына, ярдәмгә мохтаҗлар үзәгенә, район Картлар һәм инвалидлар йортына тапшырдык. Бу игелекле эштә Югары Кошман һәм Чүти мәхәлләләре аеруча активлык күрсәтте. Кошманнан – 110, Чүтидән 106 капчык бәрәңге китерделәр, – диде Дамир Гыйниятул­лин. Ул әлеге мәчетләрнең имамнары Рәшит Вилдановка һәм Фәрит Фәйзуллинга (рәсемдә) истәлекле бүләкләр – Коръән сүрәсе язылган шамаилләр тапшырды.
Альберт Рәхмәтуллин имамнар, мөгалимәләр белән аралашты, сорауларына җавап бирде.
– Райондагы барлык мәхәлләләрдә дә халыкны иман юлына бастыру буенча максатчан эш алып барыла. Бу эш быел да уңышлы дәвам итә, – диде ул, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда күрсәткән активлыклары өчен дә рәхмәт белдереп. Районыбызны үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Үзара салымның да файдасын зур. Мин сезнең тәкъдимнәрне дә тыңларга әзер.
Дамир хәзрәт, барлык башлангычларда да ярдәм күрсәтүе өчен, Альберт Илгизәровичка рәхмәтен белдерде һәм район­да мәдрәсә ачу тәкъдиме белән чыкты. Ә Кошманда дин сабаклары алып баручы Мөслимә Яруллинаны дини белем алырга телүчеләрнең азрак булуы борчый. Бу хакта бергәләп фикер алыштылар. Моның өчен вәгазь кичәләрен, дини юнәлештәге башка чараларны ешрак үткәрергә, рухи-әхлак кыйммәтләрне пропагандаларга, үзеңә үрнәк күрсәтергә кирәклеген әйттеләр.
Дамир хәзрәт имамнарга бала туу, никах теркәү, үлем очракларын исәпкә алу буенча яңа кенәгәләр тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев