Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Корбан бәйрәме белән котлый

    Бу атнада барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

    «Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга китеп, дөньядагы башка диннәр кебек, кайсы милләт кешесе булуга, нинди дин тотуына карамастан, безгә хаклык, намуслылык, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшеп яшәүгә нигезләнгән ис-лам традицияләрен искәртә. Мәккәгә хаҗ кылу изге гамәле тәмамланган бу көннәрдә Бөтендөнья мөселманнары яхшы эшләр кылуга берләшә. Чиста уй-гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү күңелләрне сафландыра, бу бәйрәмгә үзгә мәгънә өсти. Корбан бәйрәме – ул якыннарны кайгырту һәм гаиләләрне берләштерү бәйрәме дә. Һәркемгә карата игътибарлы булу һәм чын күңелдән мәрхәмәтлелеккә омтылу әлеге якты бәйрәмнең төп нигезе булып тора. Изге Корбан бәйрәме сезгә алга таба да күпмилләтле районыбыз үсеше өчен кылынучы гамәлләрегезгә яңа көч өстәсен, барлык яңа башлангычларыгыз уңышлы булсын, күңелләрегезгә өмет чаткылары өстәсен, киләсе көнгә ышанычны ныгытсын.Чын күңелдән барчагызга ныклы сәламәтлек телим, тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәр йортта булсын!» 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: