Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы “Алтын кырлар” агрофирмасы фермаларында булды

    Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату чоры дәвам итә. Урыннарда эшнең торышы белән танышу максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, терлекчелек бүлеге начальнигы Евгений Баймиев, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев белән берлектә “Алтын кырлар” агрофирмасының Багай, Арыслан фермаларында булды.

    - Багай фермасында көненә 3200 килограмм сөт савып алалар. Биредә барлыгы 617 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 441 башы- савым сыерлары. Терлек азыгы кыш чыгарга җитәрлек итеп әзерләнде. Фермада савымчылар җитешми. Хәзер безгә Яшел Үзән районының Танай, Мамадыш авылларыннан килеп эшлиләр. Лейкозлы сыерлар да шактый, болар барысы да тулаем продукция җитештерүгә тискәре йогынты ясый, - диде агорфирма директоры Ринат Мотыйгуллин.
    - Үткән елларда продукция җитештерү буенча алдыгылар сафында атлаган Багай фермасы өчен 3200 килограмм сөт бик аз. Соңгы ике-өч ел эчендә без терлекчелек тармагында элекке позицияләрдән шактый артка чигендек. Яхшы яшәү өчен “Алтын кырлар” агрофирмасында көненә 20 тонна сөт җитештерүне максат итеп куярга кирәк. Ә Багай фермасында ул кимендә 4500 килограмм булырга тиеш. Салкын ысул белән асралучы бозаулар торагында тәртип урнашкан, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, терлекчелек биналарын карап чыкканнан соң.
    Ул ясалма орлыкландыру операторы Людмила Родионова белән әңгәмә корды, эш шартларын сораштырды. Людмила, төп эшеннән тыш, ташлаткан 13 сыерны да карый икән.
    Арыслан фермасында ферма мөдире Галина Семагина һәм ясалма орлыкландыру операторы Ирина Хикмәтуллина каршы алды.
    - Безнең фермада барлыгы 410 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 320се- савым сыерлары. Көненә ике тоннадан артык сөт савыла. Азык запасы җитәрлек. Барлык фермалардагы кебек, бездә дә эшче куллар җитмәү проблемасы бар. Хәзерге вакытта салкын ысул белән асралучы бозаулар караучы декрет ялына китте, аның урынына кеше юк. Ирина белән бергә аның бозауларын да карыйбыз, - диде ферма мөдире.
    Биредә район башлыгы савымчылар белән әңгәмә корды, күпме сөт савулары, хезмәт хаклары белән кызыксынды. Ике фермада да сыерларның пычрак булуы, бер- ике атна эчендә аларны чистартыргаа кирәклеген әйтте. Февральдә Казан шәһәреннән белгечләр чакырып, терлекчеләрне, терлекчелек белгечләрен укытуны оештыру, 1 мартка кадәр ике фермада да сөт җитештерү күләмен арттыру бурычын куйды. Багайда да, Арысланда да фермаларга ремонт кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: