Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы кабинетында Татарстанда нәшер ителүче китап турында сөйләшү булды

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабинетында узган очрашуда Рифат Галимәрдәновның Татарстан районнарында эшләгән беренче секретарьлар турындагы китабына Кайбыч районыннан мәгълүматлар, фотолар җибәрү хакында сүз барды. Бу китапка район башлыкларының да, бездән Азат Хәнифәтуллин, Җәүдәт Гаффаров, Альберт Рәхмәтуллинның исемнәре кертелә.

Әлеге очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, Олы Тәрбиттән Василий Уткин, Олы Подберезьедан Екатерина Елисеева, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, музей хезмәткәре Зөлфия Галиуллина, китапханә директоры Гөлфинур Сабирова катнашты.
– Бөтен Татарстандагы беренче секретарьларны, район башлыкларын берләштергән бу китапны чыгаруда авторга бергәләшеп ярдәм итик, үзебезнең районда эзләнүләр алып барыйк, –диде Альберт Илгизәрович. – Үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы тарихи китапны чыгару җиңел түгел, архивларда бик күп казынырга кирәк. Бар мәгълүматны аннан гына да табып бетермәскә мөмкин. Шуңа да бу эштә район халкының ярдәменә таянабыз. Ничек кенә булмасын, ул китапта Кайбыч үзенең лаеклы урынын алыр¬га тиеш.
Архивларга юлны инде күптән салган Василий Сергеевич шактый гына эзләнүләр алып барган. Ветеран-укытучы Екатерина Ивановна да чордашлары белән сөйләшүләр алып бара. Музей хезмәткәрләре дә күп эш башкарган. Рәмис Рафисович коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы еллары, совет чорын чагылдырган фотография¬ләр эзләүнең дәвам итүе, инде арабыздан китеп барган академик Рәфыйк Гарәфетдиновның тормыш иптәше аша аның шәхси архивында сакланучы фотолар белән танышып кайтачакларын белдерде. Чөнки “Туган җирем – Кайбычым” китабын нәшер иткән вакытта  ул шул чордагы тарихи фотоларны күп файдаланган.
ТРның Архив хезмәте сайты аша без дә үзебезнең районда эшләгән беренче секретарьлар турындагы мәгълүматны таптык. Анда язылганча, 1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң, 1917 елда Казан губернасының барлык 12 өязендә дә партия оешмалары барлыкка килә башлый. 1920 елда, ТАССР оешуга бәйле рәвештә, шулай ук яңа административ-территориаль бүленеш кертелү сәбәпле, бу оешмалар бетерелә. Шул ук вакытта Казанда һәм Яшел Үзәндә 1917-1918 елларда партия¬нең район комитетлары эшләгән.Шул ук вакытта Казан шәһәрендә һәм Яшел Үзәндә 1917-1918 елларда партиянең район комитетлары барлыкка килә. 1920 елда республикада районнар оештырыла башлый, алар да үз эшләрен райком карамагында алып бара. 1930 елның 30 августында республика территориясе 46 районга бүленә, аларның барысында да райкомнар оештырыла һәм беренче секретарьлар билгеләнә. 1991 елның ноябрендә РСФСР Президенты Указы нигезендә КПСС һәм аның органнары эшчәнлеге туктатыла.
КАЙБЫЧНЫҢ БЕРЕНЧЕ СЕКРЕТАРЬЛАРЫ
Федор Николаевич Семенов;
Гариф Нури улы Байкеев, 1927 елның сентябре –1929 елның августы;
Петр Васильевич Тарасов, 1929 елның августы –1930 елның июне;
Алексей Антонович Чурин,1930 елның июле –1933 елның феврале;
Степан Николаевич Комаров, 1933 елның феврале –1934 елның феврале)
Мөбарәк Фәйзулла улы Солтанбеков, (1934 елның марты –1935 елның феврале;
Алексей Михайлович Саланов, 1935 елның феврале –1937 елның сентябре;
Хәлил Хәсән улы Абдуллин, 1937 елның октябре –1938 елның августы;
Юныс Хәлиулла улы Акчурин, 1940 елның марты –1943 елның марты;
Исхак Гата улы Гатин,1943 елның апреле –1946 елның феврале;
Алексей Никитич Марков, 1946 елның марты –1950 елның июле;
Гарыйф Садыйк улы Садыйков, 1950 елның августы –1953 елның июне;
Фәйзә Гани кызы Хәкимова, 1953 елның июле – 1959 елның марты;
Заһит Әхмәт улы Фәйрушин, 1959 елның апреле–1962 елның апреле;
Татьяна Константиновна Штейман, 1962 елның мае –1962 елның декабре.
Әлеге җитәкчеләр 1927 – 1962 елларда Кайбыч районында эшләгән.  
 
ПОДБЕРЕЗЬЕ РАЙОНЫ БУЕНЧА
 (1944 – 1956 еллар)

Василий Александрович Чванов,1944 елның июле –1947 елның марты;
Петр Иванович Захаров, 1947елның апреле –1950 елның августы
Федор Егорович Чванов, 1950 елның сентябре – 1956 елның июне.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Менә шушы шәхесләргә бәйле нинди дә булса хәбәрегез бар икән, тиз арада редакция белән элемтәгә керсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев