Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы Олы Урсакта һәйкәл янына агач утыртуда катнашты

    Олы Урсак авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы митингта катнашучы тыл хезмәтчәннәрен, авыл халкын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл янына чыршылар утыртуда да катнашты.

    -Бүген без күпме күз яшьләре, миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланган Җиңү көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Аның нинди көч белән яуланып алынуы барыгызга да яхшы таныш. Бу көнне онытырга беркемнең дә хакы юк,- диде ул авыл халкын котлап.

    - Менә 74 нче елын инде илебез халкы тыныч тормышта гомер кичерә. Дөньялар матур, көннәребез тыныч, таңнарыбыз аяз, булганына шөкер итеп кенә яшәргә кирәк. 
    Митингта мәктәп укучылары “Үлемсез полк” белән узды, алар Җиңүгә багышланган шигырь, җырларын башкардылар. 


    Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да авылдашларына эчкерсез теләкләрен җиткерде. Авылның имам-хатыйбы Рәфыйк Закиров сугышта һәлак булган һәм аннан кайткач вафат булганнарның якты рухына дога кылды.

    Сугыш утын кичкән ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 
    Хәзерге вакытта Казанда яшәүче авылдашлары Хәйдәр абый Зәйнуллин батыр авылдашларын барлау буенча эзләнү эшләре алып бара, архивларга да еш мөрәҗәгать итә. Ике ел элек ул сугыш ваытында Мурманский өлкәсендәге Заполярный шәһәрендә батырларча һәлак булган авылдашлары Кашафулла Зәйнуллин турында бик күп документлар туплап кайтса, бу юлы Ленинград фронтында каты яраланган һәм биш ай буена госпитальдә дәваланган танкчы Рәхим Җиһаншин батырлыгы турында материаллар туплаган. Туган якларына кайтырга өч ай кала һәлак булган ул. Авылның бер урамы бүгенге көндә аның исемен йөртә. Хәйдәр абый фронтовикның фотосын да ясатып кайткан, аны мәктәп музеена бүләк итте. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: