Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы мөхтәсибе Корбан бәйрәме турында аңлата

    Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең бер-се. Бу көнне Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерә. Корбан бәйрәме безнең эрага кадәр үк берничә мең ел элек яшәгән Ибраһим гәләйһис-сәләм чорыннан ук килә:

    “Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер”, – дигән сүзләрен искә төшерәсе килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иманы ныклыгын күрсәткән. “Йә Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугры-лыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, – дип аңа бер сарык җибәргән. Шул көннән башлап дөньядагы барча мөселман халкы корбан чала. Әлеге бәйрәм көннәрендә, Аллаһы Тәгаләнең бөек¬легенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик. 
    Корбан чалуга карата халыкта еш кына сораулар туып тора. 
    – Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), малы 20 000 сумга җиткән, мосафир булмаган мөселман кешегә корбан чалу мәҗбүридер. Аллаһының илчесе
     
    галәйһиссәлам: “Кемнең кор-бан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашма-сын”, – дип кисәткән. Корбан чалуны исә һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка ке-шегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең: “Әй Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит”, – дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый. 
    Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс”. Шулай ук бу эшне караңгы төшкәч тә башкару киңәш ителми, чөнки шартлары үтәлеп бетмәскә мөмкин. 
    – Корбанлык өчен пар тояклы – кәҗә, сарык, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, я бер мөгезенең, я кой-рыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хай-ваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: үгез яки сыерга – ике яшь; кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Куй сарыгы (бу бары куй са-рыгына карый) бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә кор-бан кылына, ә сыер – җидешәр кеше өчен (күп дигәндә). Шулай ук бер үзеңә яисә җидедән ким кеше саны булган төркемгә дә бер сыер чалу да дөрес. Әгәр араларыннан берсе ит өчен катышса, һичберсенең өлеше корбаннан хи-сапланмас. 
    Корбанныӊ итен өч кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү, икенче өлеше белән кунакларны хөрмәт кылу һәм өченче өлеше белән өйдәгеләрне хөрмәт кылу саваплы санала. Бай булмаган кешегә өйдәгеләргә генә хөрмәт кылу да дөрес. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирү фариз— була. Аны сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту дөрес түгел. Әмма сатмыйча, күн итеп яисә тун тегеп куллану дөрестер. 

    Дамир ГЫЙНИЯТУЛЛИН, 
    район мөхтәсибе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: