Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч сәхнәсендә - “Син бит минем бергенәм”

    Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын куйды.

    Бу спектакльне тамашачылар шулкадәр җылы кабул итте ки, аны тын да алмыйча карадылар, залда шылт иткән тавыш та булмады. Аның каравы, күпләрнең күзләре яшьләнде, чөнки әсәрдәге вакыйгалар күңелләрне кузгатырлык иде. Әсәр нигезендә тетрәндергеч мәхәббәт тарихы ята. Татарстанда туып-үскән чибәр кыз Алинәнең Ташкент шәһәрендә ире Сабир, улы Айнур белән бик матур итеп яшәп ятулары турындагы күренешләрне карап, аларга сокланып утырдык. Әмма Алинәнең авылдагы туганы  –Сылу апасы килгәч, вакыйга бөтенләй башка төрле борылыш алды. Алинәнең беренче мәхәббәте – Айнуры исән икән бит! Чәчәкле болыннарда бер-берсенә вәгъдәләр бирешкән бу пар язмыш сынавына дучар була шул. Айнурның Чечняда хезмәт иткәндә фаҗигале төстә һәлак булуы турында хәбәр килә, табутын да ачтырмыйлар, туган авылына җирлиләр. 
    Кунакка кайткан саен Алинәгә күз салып йөргән Сабир аны үзбәк иленә алып китә. Бәхетле яшәсәләр дә, кыз барыбер дә Айнурын йөрәк түреннән сызып ата алмый, улына да аның исемен куша. Шуңа да, Әсма апасы Сабирның исән булуы, әмма армиядәге фаҗигадан соң бөтенләй сукраеп калуы турындагы хәбәрне әйткәч, ул бөгелеп төшә. Ышанмый Алинә бу хәбәргә. “Соң, Әсма апа, Айнурны җирләгәндә, каберенә үзем кереп ятардай будым бит, ничек исән булсын ди инде ул?» Ә табутта башка солдат кайт­кан була...Сөйгәнен читән генә булса да күрү өчен, туган авылына кайта Алинә. Аларның очрашу мизгелен, чыннан да, күз яшьләрсез карап булмады.
    Тинчурин театры сайты язганча, саф, якты, иң тәүге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми яна. Алинә белән Айнур, югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның язмышларына фаҗига булып кергән сугыш йөрәкне тетрәндерә. Бергә була алмауларында Алинә үзен гаепләсә дә, Айнуры аны гаепләми. Чөнки ул безнең ил фаҗигасе: бабалары үлә Германда, аталары – Бөек Ватан сугышында, абыйлары – Әфганстанда, газиз уллары, сөйгән ярлары һәлак була Чечняда…
    Әсәрнең авторы һәм режиссеры, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова үзе дә Кайбыч тамашачылары арасында иде.
    –Әсәрдәге вакыйгалар тормыштан алынды, бу хәл Арча районында булган, –диде ул. – Авырып торсам да, Кайбычка дигәч, бөтен сырхауларымны онытып, сезнең яңга кайттым, сихәтләнеп киткәндәй булдым. Спектакльне яратып каравыгыз өчен рәхмәт. Артистларыбыз да талантлы. Иҗатым белән кызыксынуыгыз өчен тамашачыларыма, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәт. Кайбычта “Ак җилкән” халык театры минем берничә әсәремне сәхнәләштереп, халыкка күрсәтте.
    Рамилә Әбләзова, үз чиратында, “Ак җилкән”гә фатихасын бирүе, театр телен аңлатуы, бездәге мәдәният хезмәткәрләрен сәхнәдә уйнарга өйрәтүе өчен һәм   юбилее уңаеннан Кайбыч тамашачысы исеменнән театрның “әнисе” Исламия ханымга бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
    Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров артистларга рәхмәтен җиткерде:
    –Россиядә игълан ителгән Театр елында куелган бу спектакль, хатын-кызларның гына түгел, ирләрнең дә күңелен кузгатты. Кычкырып елап җибәрер идең, янәшәңдәге күршеңнән уңайсыз. Кайбыч сәхнәсендә күңелгә үтеп керә торган әсәр куелды.
    Театрның администраторы Зөлфия Бәшәрова Россиядә Театр елы, милли театр үсешенә зур өлеш кертүе һәм пропагандалавы өчен мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәт хаты тапшыр­ды. “Данлыклы Тинчурин театры белән Кайбыч арасындагы дуслык күпере ныклы булсын”, –диде ул, бүләген тапшыр­ганда.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: