Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары”ның үткен каләмле журналисты

    Журналистлар газетаның һәр санына мәкаләләр әзерләсәләр дә, алар турында язылганнары гына бик сирәк күренә. Бу юлы редакциянең иң сәләтле хәбәрчеләренең берсе булган Людмила Путятинская турында язарга форсат үзеннән-үзе килеп чыкты.

    Алмагачлар, сиреньнәр шау чәчәккә күмелгән ак майларда 65 яшьлек юбилеен билгеләп узган Людмила Михайловнаны укучылар мәкаләләре аша гына белә, ә шәхес буларак ул аларга таныш түгел. Чөнки Тәтеш шәһәрендә туып-үсеп, озак еллар буена шунда хезмәт куйган хезмәттәшебезнең Кайбычта эшли башлавы аның үзенә дә, безгә дә көтелмәгәнрәк хәл булды. Редакторыбыз чакыруы буенча ике ел ярым элек килеп керде ул безнең коллективка. Редакциягә ашыгыч рәвештә хәбәрче кирәк, ә аның алга таба да газетада эшлисе килгән чак иде. Инде шакты­й олы яшьтә бөтенләй чит районда эшли башлау авыр­лыклары да куркыт­мады аны. Беренче эш кө­­нендә полосаларны укып, яңалыклар тупласа, икенче көнне районыбыз авыллары буйлап командировкага чыгып китте инде ул. Әллә никадәр яңа геройлар табып, бер кочак материал белән кай­тып керде ул. Алар турындагы берсеннән-берсе кызыклырак мәкаләләрен сайтка, газетаның һәр санына өлгертеп кенә торды. Бездә әле генә эшли башлаган хәбәрчеләрнең остазына да әйләнде, аннан никадәр мастер-класс алдык. Нинди ге­нә темага тотынса да, ул аны укучы аңларлык телдә матур итеп язып та куя. Сүз артыннан кумый, геройларының ки­­­­черешләрен бөтен ти­рән­леге белән ачып сала, авыр темалар да җиңел бирелә. Әле командировкадан кайтып керергә дә өлгерми, мә­каләсе инде редактор өс­тә­лендә ята. Планшеты кулыннан төшми. Авылларга булган сәфәреннән соңрак кайтса, төн утырып яза. Иртән редакция почтасын ачсаң, анда әллә ничә мәкаләсен җибәргән була инде ул. Журналистларга бик тә кирәкле сыйфат – оперативлык хас аңа.
    Людмила Михайловна – бай тормыш тәҗрибәсе туплаган тирән белемле шәхес. Педучилище тә­мамлаган, педагогия институтында рус теле укытучысы белгечлеге алган. Хезмәт юлын пио­нер­вожатый булып башлаган, Тәтештә комсомол комитетында секретарь, партия райкомының иде­о­логия бүлегендә, ра­йон Советында һәм ад­министрациядә җаваплы урыннарда эшләгән. Журналистикага килүенә дә 22 елдан артык вакыт узган, шуның 11 елында Тә­тештә чыгып килүче «Авангард» газетасының редакторы булган. Гомуми хезмәт стажы гына да 45 ел!
    – Редакциядә эшләү – тормыш юлымның алтынга тиң вакыты, – ди ул. – Мәктәптә укыганда иң яхшы сочинениеләр минеке була иде. Укыма­ган китабым калмады. Күзлекне иртә кия баш­лавымның сәбәбе дә шунда. Кешеләр белән арала­шырга, алар турында яз­ар­га яратам. Үзләрен газета битләрендә күрүне күбесе кадерле бүләк итеп кабул итә. Ә мин бүләкләр бирергә яратам. Кайбыч чоры минем өчен кызык­лы яңа этап. Бу яшемдә бөтенләй таныш булмаган районда эшли башлау дөньяны яңадан танып белүгә тиң иде. Кайбычлылар бик тә игелек­ле, ярдәмчел, тыйнак һәм хезмәт сөючән булып чыкты. Кем генә булмасын, укытучымы, ветеран, әби-бабаймы, укучы, эшмәкәр, механизатор, әллә инде җәмәгать эшлеклесеме, алар турында яратып язам. Кайбычта якташларымны да очраттым.
    Редакциядә Людмила Михайловна белән миңа күбрәк тә аралышырга туры киләдер әле, мөгаен. Чөнки рус телендәге газетаны икәү бергә чыгарабыз, ул минем көчле терәгем. Газета чыгарганда төрле вакыт була, безнең эчке кухнябыз укучыларга таныш түгел, кайнар цех кебек ул. Кайчак бер мәкаләне тиз генә икенчесенә алыштырырга кирәк була. Андый вакытларда хезмәттәшем коткара да инде мине. Чөнки аның һәрвакыт запас мәкаләсе, репортажы, әңгәмәсе була.
    – Журналист өчен ки­рәкле төп сыйфат – яңа­лыкларны табып, опе­ра­тив рәвештә укучы­га җиткерү. Газета уку­чы­ларның мәкалә өчен рәхмәт әйтүләре йөрәгемә май булып ята. Димәк, мин аларның кү­ңеленә барып җитә алганмын. Бу минем өчен иң кадерле бүләк,– ди каләм остасы.
    Хөкүмәт биргән бү­ләкләре дә күп аның. ВЛКСМның Үзәк комитеты да бүләкләгән, хезмәт ветераны да, «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм ком­му­никацияләр хез­мәт­кә­ре»дә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт ха­ты да бар. ТР Журналистлар берлеге әгъзасы да.
    Коллективыбызны хөрмәт итүче, матбугат сүзенә сак караучы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да хез­мәттәшебез турында җы­лы фикердә. Ул бездәге эш­чәнлеген нәкъ менә аның фатихасы белән баш­лап җибәргән иде.
    – Мин «Кайбыч таң­­на­ры»ның бер са­н­ы­­н­­­­­­да калдырмыйча ук­ып­ барам. Людмила Пу­тя­тинскаяның мә­ка­ләләрен дә яратып укыйм. Миңа аның язу стиле ошый. Темаларны бөтен тирәнлеге белән ачып бирә белә. Аның һәр язган мәкаләсендә оста журналист булуы гына түгел, Кайбычны, аның кешеләрен яратуы да ярылып ята. Алай булмаса, андый җылы язмалар иҗат ителмәс иде, - диде хезмәттәшебез турында Альберт Илгизәрович.
    Мәкаләләре чыккан саен безгә кем дә булса шалтыратмый калмый. Рәхмәт әйтү өчен ре­дакциягә кадәр килүчеләр дә бар. Бу, әлбәттә, газета­бызның абруен күтәрә. Матбугатка язылу кампаниясе башлангач, үзе хезмәттәшлек итүче хез­мәт коллективларын тулысынча газетабызга яздыртуга ирешә. Ял көннәрендә дә мәгълүмат белән бүлешүче район Советы, башкарма комитеттагы җитәкчеләргә, бел­гечләргә, авыл җир­лекләре башлыклары, мәктәп директор­ла­ры, мәгариф бүлеге, сә­ламәтлек саклау, җә­мә­гатьчелек һәм иҗ­т­и­­магый оешмалар хез­мәткәрләренә рәхмәт­ле ул.
    Людмила Михайловнаны коллективыбыз белән яратабыз. Ачык күңелле, зыялы хезмәттәшебез хәзер үзчикләү режимында эшли. Шушы кыс­ка гына вакыт арасында без аны сагынырга өлгердек. Эш көннәрендә сәгать саен телефон аша сөйләшеп торабыз, югыйсә. Тәтешкә газетаның электрон вариантын җибәрәбез, ул аны төзәтә, киңәшләрен бирә, мәкаләләрен дә җибәреп тора. Альберт Илгизәрович хаклы: Людмила Путятинская Кайбыч ягын үз итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: