Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч укучылары белән Казандагы төрле югары уку йортлары вәкилләре очрашты

    Унберенче класста укучылар бүгеннән үк инде киләчәктә нинди һөнәр сайларга, кайсы уку йортына укырга керергә, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда кайсы фәннәргә өстенлек бирергә кирәклеге турында баш вата. Алар тормышындагы иң җаваплы мизгелләрнең берсе бу. Укучыларга унбер ел дәвамында белем биргән укытучылары да, әти-әниләре дә киңәшләрен бирә. Җиде юл чатында торганда өлкәннәр сүзе аеруча кирәк.

    Районның барлык мәктәп­ләреннән дә килгән унынчы һәм унберенче класс укучылары катнашындагы һөнәри юнәлеш бирү көнендә дә сүз шул хакта барды. Анда 150дән артык укучы катнашты. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин әйтеп узганча, районда мондый очрашу өченче елын уздырыла. «Республикадагы әйдәүче югары уку йортлары доцентлары катнашындагы бу очрашуны ел саен көзге каникуллар вакытында уздырабыз. Аларның һәрберсе үзләре әзерләп чыгаручы белгечлекләр турында бай мәгълүмат бирә. Кызыксынган укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын да шуңа карап сайлый алачак», –диде ул.
    Бу юлы очрашуга ун югары уку йортыннан килгәннәр иде. Булачак абитуриентлар мәдәният йортында шул уку йортлары турындагы күргәзмәләрне дә зур кызыксыну белән карады, буклетларын да алдылар. Чөнки күбесе өчен «Укырга кая керергә?» дигән сорау һаман да ачык булып кала.
    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мондый очрашуның бик урынлы булуына басым ясады.
     –Кайбыч укучыларына киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итү буенча эзлекле эш алып барыла. Мәктәпләрдә сыйфатлы тирән белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Казан федераль университеты һәм башка югары уку йортларына укучыларны максатчан җибәрү практикасы җайга салынды, –диде ул. –Кайбыч укучылары Казанны гына түгел, Мәскәүне дә сайлый. Югары белем алгач, без сезне туган якларыбызда көтеп калабыз. Безгә врачлар, укытучылар, айти-белгечләр, авыл хуҗалыгына тирән белемле яшьләр һәм башкалар кирәк.
    Доцентлар үзләренең уку йортлары, нинди белгечлекләр әзерләүләре, анда керү өчен нинди имтиханнарны сайларга кирәклеге, бюджет урыннары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. КФУдан филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты, халыкара мөнәсәбәтләр институы вәкилләре Гөлфия Гайнуллина, Елена Варламова, Алия Әхмәдуллина, Эмиль Аришев, Казан инновация университетыннан Фәнис Габидуллин, Казан кооператив институтыннан Татьяна Тишкина, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән Ленар Рәхмәтов, Казан архитектура-төзелеш университетыннан Айрат Хуҗин, Казан аграр университетыннан Сергей Глушков, Казан милли тикшеренү технология университетыннан Александр Князев, Казан авиация университетыннан Александр Василец чыгышын кызыксынып тыңладылар.
    Олы Подберезье мәктәбенең унынчы класс укучысы Виктория Платонова безнең белән фикерләрен уртак­лашты:
    –Бүгенге очрашудан үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдым. Кайбер уку йортларыннан ике диплом алып чыгарга да мөмкин икән. Мәсәлән, КФУ да укып, Лондондагы университет дип­ломын алу мөмкинлеге булуы турында белдем. Ә видеоролик­лар аша студент тормышы белән таныштык.
    Викториянең классташлары Даниил Митрошкин белән Ангелина Савельева исә хәзер аеруча нинди һөнәрләргә зур ихтыяҗ булуы турында белгәннәр һәм бу очрашуны оештыручыларга рәхмәтле булуларын әйттеләр.
    Динар Әхмәтшин белән Алина Новикова Чүти мәктәбеннән, икесе дә 11 класста укый.
     –Мондый очрашуда икенче тапкыр катнашам. Мин КФУга җыенам, аннан килгән куратор укырга керүнең барлык нечкәлекләрен ачып салды. Ә хәзер мәктәптә җиң сызганып укырга кирәк, –диде Динар.
    –Бу очрашуга 10 класс укучыларын да чакырып дөрес эшләгәннәр. Чөнки хәзердән үк БДИга әзерләнә башларга була, – дип өстәде Алина.
    Казан кооператив институтыннан Татьяна Тишкина бу очрашуны оештырган мәгариф бүлегенә тирән рәхмәтен белдерде: «Бу бик дөрес адым һәм сезнең, чыннан да,  яшьләрнең киләчәген кайгыртуыгыз турында сөйли», –диде.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: