Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеена җитәкче хатын-кызларны җыйдылар

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бик матур очрашу узды. Анда төрле оешмаларда ун елдан артыграк җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын һәм хәзерге вакытта җитәкче булып эшләүче хатын-кызларны кунакка чакырганнар иде.

– Язның беренче бәйрәме алдыннан сезнең белән музейда очрашуыбызга бик шатбыз. Бүгенге бәйрәм – җир шарындагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Дөнья хатын-кызларга таяна, ышана һәм киләчәктә дә аларга зур өметләр баг лый, – диде музей директоры Илдар Шакиров. – Һәркайсыгызга шат, көләч йөзле булуыгыз ны, тормышта авырлыклар алдында куркып калмыйча, аларны җиңә белүегезне телим. Якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, яратып, яратылып яшәргә язсын.
Музейга әле беренче тапкыр гына килүчеләр дә барлыгын истә тотып, иң элек экскурсия үткәрелде. Музейдагы стендлар, экспонатлар аша без Бөек Ватан сугышы еллары каһарманнары, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән хезмәт батыр лары, яңа Кайбычны сафка бастыруда армый-талмый эшләүчеләр, аның бүгенгесе өчен тырышучы фидакарьләр белән дә таныштык. Ә җитәкче хатын-кызлар турындагы презентациядә 1953-1959 елларда КПССның Кайбыч райкомының беренче секретаре Фаизә Ганиева, 1960-1962 елларда Кайбыч райкомының икенче секретаре булган Татьяна Штейнман эшчәнлеге чагылды. Без тарих битләре аша, гүя, шул чорларга барып кайттык. Презентациядә район мөстәкыйльлек алгач, төрле җитәкче урыннарда эшләгән Фәйрүзә Миндубаева, үзәк сырхау ханә, соңыннан санэпидстанциянең баш врачы булган Рузия Гыйләҗева, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары булган Рузалия Малова, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән Светлана Журавлева, архив белән җитәкчелек иткән Мәрьям Шәфигуллина, ЗАГС җитәкчесе булган Миләүшә Мисбахова, район суды судьясы булып эшләгән Гүзәл Хәялиева, cоциаль-тәэминат өлкәсенә нигез салган Ләлә Хәйруллина, социаль яклау өлкәсенең башында торган Фатыйма Бикбова, «Кайбыч таңнары» газетасы редакторы булып эшләгән Фәридә Нигъмәтҗанова, район Советының баш бухгалтеры Гатия Журавлева, казначылык өлкәсе ветераны Фидалия Гыймранова һәм башкалар турында бай мәгълүмат бирелгән иде.
– Кайбыч ягы музеенда бер тапкыр булганым бар иде. Монда кыска гына вакыт эчендә шулкадәр бай мәгълүмат тупланган. Бу музейны читтә яшәүче туганнарыма да күрсәтәсем килә. Кунакка кайтсалар, берсүзсез алып киләм. Бүгенге очрашуны оештырган музей хезмәткәрләренә рәхмәтем зур, – диде Ләлә Хәйруллина.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкче хатын-кызларга тирән рәхмәтен белдерде. Илдар Шакиров гармунын сузып җибәрде, әниләр турындагы җырларга барыбыз да кушылдык. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бирелгән хризантемалар, музейдагылар бүләге бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Бәйрәм котлы булсын, өйләребезгә кочак-кочак чәчәкләр алып килсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев