Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч янгын сүндерү частенә яңа машина кайтты

    Кайбыч янгын сүндерү часте халкыбыз иминлеген саклый. Әлеге оешманың матди-техник базасы да ныгый. Шушы көннәрдә аларга “КамАЗ” автомобиле базасында яңа янгын сүндерү машинасы кайтты.

    Бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең урынбасары Рәмис Хәялиев белән берлектә янгын сүндерүчеләр коллективы белән очрашты.
    Янгын сүндерү часте начальнигы, эчке эшләр хезмәте капитаны Дамир Ибраһимов аларны яңа техника белән таныштырды.
    - Хәзерге вакытта, яңа машинаны да исәпкә алып, безнең частьта “КамАЗ” автомобиле базасында өч янгын сүндерү машинасы бар. Яңа автомобиль заманча җиһазланган. Әлеге автомобильне кайтаруда ярдәмегез өчен Альберт Илгизәрович сезгә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына рәхмәтлебез, - диде ул.
    Дамир Рәшитович әйтүенчә, “ЗИЛ- 130” автомобиле базасындагы янгын сүндерү автомобиле Олы Урсактагы янгын сүндерү ДЕПОсына тапшырылачак.
    - Кайбыч янгын сүндерү часте район мөстәкыйльлек алганнан бирле халкыбыз иминлеге сагында тора. Әлеге еллар эчендә тәҗрибәле, булдыклы, бердәм коллектив тупланган. Коронавирус авыруына бәйле рәвештә, үзегезне, гаиләләрегезне саклагыз. Таләп ителгән саклану чараларын үтәргә кирәк, чөнки сез төрле авыллардан килеп эшлисез. Матди- техник базагыз ныгый, алдагы елларда сезгә уңайлы шартлар тудыру өчен частьта ремонт эшләтергә җыенабыз. Барыгызга да эшегездә уңышлар телим, - диде Альберт Илгизәрович янгын сүндерүчеләр белән очрашу барышында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: