Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка Мәскәү якыная

    Бу арада Кайбыч халкы гел “Мәскәү – Түбән Новгород – Казан” тиз йөрешле автомагистраль төзелүе турында гына сөйли кебек тоела миңа.

    Авылларга баргач та бу хакта еш ишетергә туры килә. Анда яшәүчеләрнең күбесе бу яңалыктан хәбәрдар һәм моңа бик сөенә. Чөнки күбесенең балалары, туганнары Мәскәүдә яши. Вахта ысулы белән эшкә йөрүчеләр дә күп. Бу юл сафка баскач, Казан белән Мәскәү арасын автомобильдә 6 сәгать 30 минутта узып булачак, хәзер моның өчен 12 сәгать кирәк. Кайбыч ягына кайтучыларга ара бөтенләй якыная: дүрт-биш сәгать эчендә кайтып җитәчәкләр. Трассаны 2024 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә ниятлиләр.
    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Мәскәү – Түбән Новгород – Казан юлы безнең район территориясе аша уза. Әлеге юл Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорына керәчәк һәм ул М-12 дип атала.
    – Бу юл төзелеше безгә күрше Чувашстан Республикасыннан килеп керә һәм Кайбыч авыллары буенча дәвам итә. 794 чакрым озынлыкта булачак М-12 трассасының 145 чакрымы Татарстан аша уза. Шуның иң зур участогы – 60 процентка якын өлеше Кайбыч районына туры килә. Безнең районның озынлыгы 100 чакрым тәшкил итә, – диде Рәмис Хәялиев. – Юл төзелеше Чувашиягә терәлеп үк утырган Камыллы авылыннан башлана һәм икенче чиге – Малаладан Зөя елгасы буена кадәр дәвам итә. Бу трасса төзелеше тирә-юньдәге авылларга, корылмаларга, урманнарга бәйле зур проблемалар китереп чыгармас дип уйлыйм. Чөнки автомагистраль алардан читтә уза. Кайбыч халкы арасында бу төзелешкә каршы кешеләр булыр дип уйламыйм. Безнең як кешеләре киләчәккә карап яши, шуңа да алар бу грандиоз төзелешне 21 гасыр төзелеше дип атый. Ул рес публикага гына түгел, безнең районга да зур инвестицияләр кертүгә юл ача, төрле обьектлар, ял итү зонасы, отельләр төзеләчәк, бик күп кешеләргә эш урыннары булачак. Шуңа да халык бу вакыйганы шатланып кабул итте.
    Камыллы үзе Иске Тәрбит авыл җирлеге составына керә. Җирлек башлыгы Виталий Тимофеев безне автотрасса төзеләчәк урынга алып барды. Юлның дүрт чакрым өлеше шушы җирлек аша уза икән. Ерактарак техника эшләвен күреп алдык та, шунда барып туктадык.
    – Без Чебоксар шәһәрендәге «Баш эзләнүләр институты»ннан килдек, – диде инженер-геолог Евгений Тиньков. – Әлеге участокта федераль әһәмияттәге «М-12» трассасы төзелеше өчен геологик тикшеренүләр алып барабыз. Без, җирне бораулап, автомобиль юлының нигезен тәшкил итәчәк җир катламын тикшерәбез. Ягъни, аның никадәр ышанычлы икәнлеген, участокта куркыныч инженер-геологик процесс лар булу-булмавын ачыклыйбыз. Хәзерге вакытта монда бораулау җайланмалары машинистлары, аларның ярдәмчеләрен һәм геолог ларны үз эченә алган ике бригада эшли. Туфракны лабораториядә тикшереп, монда фундамент салырга, төзелеш алып барырга ярыймы-юкмы икәнлеген ачыклыйбыз.
    Геологлар белән аралашканнан соң, яңадан Иске Тәрбиткә юл тоттык һәм авыл кибетенә сугылдык. Ипигә дип килгән пенсионер Валентина Ивановадан бу юл турында сорагач, аптырап китте. Ишетмәгән булган икән әле.
    – Бик яхшы хәбәр әйттегез әле сез миңа, – диде ул. –Кызым гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Үз машиналары белән кайтып йөриләр. Болай булгач, юллары күпкә кыскара инде. Ерак юлдан яшь бала белән кайтулары җиңел түгел бит.
    Кайтканда, Олы Подберезье авыл җирлегенә дә сугылдык.
    – М-12 трассасы Олы Подберезье һәм Кече Подберезье авыллары арасыннан уза, – диде җирлек башлыгы Оксана Емельянова. – Безнең өчен моның уңай яклары күп. Бездән дә Мәскәү якларына акча эшләп кайтырга китүчеләр шактый. Төзелеш башлангач, алар, беркая да китмичә, шунда эшләр иде. Ирләр бик эшчән бездә. Башка эш урыннары да ачылачак. Авылдашларым бу төзелешкә зур өметләр баглый, берәүдән дә тискәре фикер ишеткәнем юк.
    Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин әйтеп узганча, баштарак бу трасса авылдан шактый читтәрәк урнашкан изгеләр зираты өстеннән узарга тиеш булган.
    – Проектлаучыларга хатлар язып, юл төзелешен зираттан 200 метрга читкә көньяккарак күчертүгә ирештек. Бу зират 1460- 1600 елга кадәр эшләгән. Монда элеккеге кабер ташлары әле дә очрый. Борынгы авыл шул тирәдә урнашкан булган, – диде Ринат Зиннәтуллин. –Бездә бу урынны кадерләп саклыйлар. Яңгырлар яумыйча торса, дин әһелләре, авыл агайлары шунда барып намаз укыйлар. Боламык чишмәсе дә моннан ерак түгел, аннан әле дә су алып кайтучылар бар. Аны 2018 елда үзара салым акчасына төзекләндердек. Юл төзелгәч, халыкка файдасы булачак, әлбәттә. Һәрхәлдә, аны Мәскәүдән килеп, карап, чистартып тормаячаклар бит инде. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә авыл халкы җәлеп ителәчәк. Бу юл безнең авылдан 700 метрлар тирәсе ераклыкта уза. Терлекләр чыгару буенча да проектлаучыларга үз фикерләребезне җиткердек һәм хуплау таптык.
    М-12 трассасы турындагы фи керләр белән таныштыруны алдагы саннарда да дәвам итәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: