Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, битлек режимын саклагыз!

    Исегезгә төшерәбез, битлек кимәгән өчен 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салыначак.

    Әгәр хокук бозу кабатланса, штраф күләме 15 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 300 мең сумнан башлана.

    Коронавирус авыруы килеп чыгып, чикләүләр кертелгәч, күбебез пошаманга төште. Битлекләрне дә кидек, пирчәткәне дә кулдан төшермәдек. Хәзер бу авыруның барлыгына күнегеп беттек бугай, күпләр иркенәйде. Белгечләр авыру очракларының артуын Роспотребнадзор куйган таләпләрнең тиешенчә үтәлмәвендә күрә. Шуңа да коронавирустан саклану кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата җитди таләпләр куела. Кибетләрдә, таксида, җәмәгать автобусларында битлексез йөрсәң, беренче тапкырга бер мең сум штраф суксалар, икенче тапкыр эләксәң, тагын да күбрәк акчаңны чыгарып бирергә туры киләчәк. Таксида ике пассажирдан артык кеше алырга тиеш түгелләр, ә балалы пассажирлар булса, ярый.
    Бар дөньяны борчуга салган коронавирус авыруы чигенергә җыенмый әле. Таләпләрнең катгыйлануы да шуңа бәйле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча барлык районнарда да шул хакта киңәйтелгән утырышлар уза. Кайбычта ул оешмалар җитәкчеләре, сәүдә нокталары булган шәхси эшмәкәрләр, кибетчеләр катнашында үтте.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында коронавируска каршы профилактик чараларны кискенләштерү кирәклегенә тукталды.
    – Безнең районда да битлек режимы тиешенчә үтәлми. Кибетләрегез ябылмасын, бизнесыгыз алга таба да уңышлы дәвам итсен дисәгез, кибетчеләрдән дә, сатып алучылардан да битлек киеп йөрүләрен таләп итегез, – диде Альберт Илгизәрович. – Коронавирус белән бер тапкыр авырган кеше чирне кабат йоктырырга мөмкин. Без бу авыруның җитдилеген халкыбызга аңлаешлы итеп җиткерергә тиешбез. Хәзерге вакытта безнең районда коронавирус белән чирләүче 25 кеше теркәлгән. Бу куркыныч чирдән вафат булучылар да бар. Үзләренең генә түгел, башкаларның да сәламәтлеген куркыныч астына куеп, битлек режимын үтәмәүчеләргә штрафлар салу дәвам итәчәк.Укучыларның мәктәпкә бармыйча гына онлайн режимда белем алулары ата-аналарга гына түгел, укытучыларга, укучыларның үзләренә дә кыенлыклар тудырды. Дөресен генә әйткәндә, без онлайн режимда уку-укытуга әзер түгел. Шуңа да белем бирүнең сыйфаты турында сүз алып бару урынсыз. Әлеге киңәшмәдән соң, барлык хезмәт коллективларында да саклык чаралары турында җитди сөйләшү алып барырга кирәк.
    Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин әйтүенчә, бүлек хезмәткәрләре авыларда битлек режимын, дистанцияне
     
    саклау буенча профилактик эшчәнлек алып бара.
    – Полиция хезмәткәрләре үткәргән рейдлар нәтиҗәсендә административ хокук тәртибен бозган 341 кешегә карата беркетмә төзелде, башка органнар 17 беркетмә төзегән. Болар – битлек киеп йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләр. Район судына 336 беркетмә тапшырылды. РФ Административ хокук тәртибе турындагы кодексның 1 бүлегенең 20.6.1 маддәсе нигезендә 495500 сумлык штраф сугылган, шуның 150000 сумы урындагы затларга туры килә. Административ кодексның 2 бүлегенең 20.6.1 маддәсенә таянып (хокук тәртибен кабат бозу), икенче тапкыр битлексез эләккән өчен җиде беркетмә төзелде һәм биш материал буенча карар кабул ителде. Гаеплеләргә 15әр мең сум күләмендә штраф сугылды. Таләпләрне тиешенчә үтәмәгән сигез урындагы затның өчесе унар мең сум, дүртесе утызар мең сум күләмендәге штрафка тартылды. Максатыбыз штрафлар сугу түгел, район халкын куркыныч авырудан саклау, – диде Рушан Галимуллович. –
    Оешмаларда, кибетләрдә кулларны антисептиклар белән эшкәртү мөмкинлеге тудыру, хезмәткәрләрнең шәхси саклану чараларын булдыру, җәмәгать урыннарында тиешле дистанцияне саклау зарур. “Кибетләргә битлексез керү тыела”, дип язылган булырга тиш.
    Залда утыручы кибетчеләр җирле халыкның битлек режимын үтәве, ә читтән килүчеләрнең әлеге таләпләргә буйсынырга теләмәве турында әйттеләр. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков бу сүзләрнең Чувашиядән килүчеләргә кагылуын әйтте.
    Үзәк сырхауханәнең врач-эпидемиологы Сәлидә Закирова саклык чараларын үтәүнең мөһимлегенә тукталды, авыру билгеләре булучыларга врачларга мөрәҗәгать итәргә кушты. Район үзәк сырхауханәсендә вакытлыча йогышлы авырулар госпитале ачыла. Авыруның башлангыч этабында мөрәҗәгать итүчеләрне үзебездә дәвалаячаклар, авыр хәлдәгеләр Казанга озатыла.
    – Кайберәүләр битлекне дөрес кими. Ул авызны гына түгел, борынны да каплап торырга тиеш. Вирус, организмга тын юллары аша үтеп, үпкәне зарарлый. Тән температурасы күтәрелү, ис, тәм тоймау, хәлсезлек кебек симптомнар булганда, табибларга мөрәҗәгать итү урынлы. Авыру өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч. Иммунитеты көчле булучылар чирне җиңелрәк кичерә, – диде Сәлидә Ленаровна.
    Район судьясы Илфар Баһавиев әйтүенчә, хокук сагында торучылар законнарга таянып эш итә. Закон таләп итә икән, гражданнар аларны төгәл үтәргә бурычлы. Әйтик, сатып алучының битлеге булмаса, аңа хезмәт күрсәтергә тиеш түгелләр.
    Бу авыруга каршы бергәләп көрәш алып барганда гына аны җиңәргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: