Кайбычлылар игътибарына! Терлегең үлсә, аны биологик калдыклар җыючы машина алып китәчәк
Кайбыч районында яшәүчеләргә яңа төр хезмәт күрсәтелә башлады. Бу ха-кта безгә районның баш ветеринария врачы Илсур Зиядиев хәбәр итте.
Хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, крестьян-фермерлык хуҗалыкла-рында, җәмәгатьчелек секторында мөгезле эре һәм вак терлекләр, атлар үлеп китсә, аны үз белдегең белән биотермик чокырга илтеп ташларга яра-мый. Бу хакта район ветеринария берләшмәсенә 21-2-27 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк. Сезнең үтенечегез нигезендә аны өегездән килеп ала-чаклар. Бу таләп кош-кортлар, мәче, этләргә кагылмый. Дәүләт программасы буенча ветеринария берләшмәсенә ГАЗ йөк машинасы һәм биологик кал-дыкларны җыю өчен контейнерлар кайтартылды. Хезмәт күрсәтү бушлай, ягъни әлеге төр хезмәт өчен акча түләргә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев