Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар, сезне сугышчан батырлыгы әле шушы араларда гына билгеле булган якташыбыз белән таныштырабыз

    Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче эзтабар Рәхимулла Гарифуллин үзенең эзләнүләре нәтиҗәсендә тапкан бу мәгълүмат барыбыз өчен дә кадерле.

    “Сугыш чорындагы архив материалларыннан күренгәнчә, Лотфый Зәйнуллин 1920 елда ТАССРның Кайбыч районындагы Олы Кайбыч авылында туган. Хәрби хезмәткә Кайбыч район хәрби комиссариаты тарафыннан 1940 елның 20 августында чакырылган. Ул вакытта хәрби комиссариат белән майор Алешин җитәкчелек иткән. Лотфыйны Кызыл Армия сафларына әнисе Сафиябану озатып калган. Воронеж фронтының алтынчы армиясендәге 22 нче гвардия укчылар кор¬пу¬сының 67 нче гвардия ди¬визиясенең 68 нче гвардия аерым разведка ротасында хезмәт иткән якташыбыз иң яхшы разведчикларның берсе булып саналган, – дип яза Рәхимулла Гарифуллин.–Татарстанда нәшер ителгән Хәтер китабында (4 том, 310 бит) 1921 елгы Лотфый Зәйнуллинның Олы Кайбыч авылында тууы, хәрби хезмәткә Кайбыч районы хәрби комиссариатыннан чакырылуы, кызыл армияче булуы турында гына язылган. Казан шәһәрендә яшәүче эзтабар, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны интернет аша эзләү белән шөгыльләнүче Хатирә Мәрдәншина www.kremnik.ru сайтында Аутфей Зәйнуллинның, ул ук Луторей, 1944 елның гыйнварында үтерелүе, күмелгән урынының билгесез булуы турында яза.
    Эзтабар Инна Руб 2019 елның 19 сентябрендә www.kremnik.ru сайтына Зәйнуллин Лотфый Зәйнулла улының1920 елда тууы, ТАССРның Башкорт район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алынуы, гвардия кызыл армияче, 67 нче  гвардия укчылар дивизиясенең 68 нче гвардия аерым разведка ротасы разведчигы, 1943 елның 18 июлендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе, 1943 елның 13 июлендә батырлык күрсәтүе турындагы хәбәрен урнаштырган.
    Барлык мәгълүматларны анализлагач, мин 67 нче гвардия дивизиясенең 1943 елның 5 июлендә Курск, Красный Починок районындагы оборона сугышларында катнашуын ачыкладым. Дивизия частьләре 7 июльдән Обоянь шәһәренә илтүче Белгород – Курск юлында немецларның хөҗүмен тоткарлый. Нәкъ менә шушы бәрелеш барышында Лотфый зур батырлык үрнәге күрсәтә. Разведчик, гвардия кызыл армияче Зәйнуллин 1943 елның 13 июлендә командование заданиесен үтәгәндә, разведка төркеме составында була. Ул, биш немецны юк итә, алтынчысын кулга ала. Бу батырлыгы өчен 1943 елның 18 июлендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
    “Халык батырлыгы” сайтында гвардия кызыл армияче Лотфый Зәйнуллинның, һәлак булганнан соң, 1943 елның 27 октябрендә беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүен ачыкладым. 67 нче гвардия дивизиясенең командиры, гвардия полковнигы Басков якташыбыз Лотфый Зәйнуллинны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләргә тәкъдим иткән булган.
    1943 елның 24 августына каршы төндә төркем составында ул фашистлар траншеясенә бәреп керә һәм кул сугышында 10 немец солдатын юк итә, берсен кулга ала. Алар чигенгән вакытта каршыларына немец танкы килеп чыга, аны безнең солдат граната белән шартлата. Танк шартлавыннан Лотфый үзе дә һәлак була. Аның кайда җирләнгән булуы билгеле түгел, документлары да юк.
    Кайбыч район хәр¬би комиссариаты мәгъ¬лүматларына караганда, 1949 елгы документлар Лотфый Зәйнуллинның 1944 елның гыйнварында үтерелүе турында сөйли. Мин бу факт дөрес түгел дип саныйм.

    ГЕРОЙНЫҢ ШӘҖӘРӘСЕ
    Данлыклы якташыбыз, Кызыл Армия солдаты, Бөек Ватан сугышында катнашкан Лотфый Зәйнуллинның туганнары бар. Ул Сафиябану һәм Хәй¬рулла Зәйнуллиннар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән. Аның кече сеңлесе Кече Кайбыч авылында яши.
    – Без гаиләдә 11 бала үстек, – диде хәзерге вакытта барлык туганнарыннан үзе генә исән калган Рәшидә Хәйрулловна. – Иң олы апабыз Мәрфузә иде. Олы Кайбычта яшәүчеләр аның кызы Әминә Хәкимованы беләдер. Аннан соң танылган галим, Татарстан Республикасы гербы авторы Назыйм Ханзафаровның әнисе Фәйрүзә туган. Аларның өченче балалары Газизулла бала вакытында ук вафат булган. Өч абыйларыннан – Фәйзрахман, Лотфрахман (Лотфый) сугыш вакытында яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Габдрахман гына туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Аның улы Рафис Зәйнуллин мәктәп автобусы шоферы булып эшли, оныклары – Рәмис “Алтын кырлар” агрофирмасында хезмәт куя, Рамилә – финанс-бюджет палатасы белгече. Лотфыйның тагын бер сеңлесе Разыя Олы Кайбычка кияүгә чыккан. Аның улы Вәкил былтыр вафат булды, оныгы Гүзәлия Германиядә яши, икенче оныгы Фәнис Сәлахиев хәзерге вакытта авыру әнисен карый. Рәмзия Чиләбе шә¬һәрендә яшәде. Безнең тагын ике ир туганыбыз бар иде: Габбас– миннән олырагы, Равил –иң төпчеге. Равил  Олы Кайбыч мәктәбендә химия, биологиядән укытты, мәктәп директоры да булды.
    Тыл хезмәтчәне Рәшидә апада абыйсы Лотфыйның ике фотосы да сакланган. Аның беренчесендә  авылдашы Рәхимулла Сөнгатуллин белән сугышка кадәр төш¬кән. Ә икенчесендә ул хәрби киемнән, батыр солдатның гимнастеркасын сугышчан медаль бизи.Фронттан килгән хатларын кадерләп саклаганнар, ләкин алар Равил Зәйнуллин йортында чыккан янгын вакытында көлгә әйләнгән.
    Рәшидә апа Җиһанши¬нага тиздән 93 яшь тула. Шушы яшьтә дә хәтере яхшы. Улы Азат, килене Гөлгенә белән бергә матур гомер кичерәләр. Оныгы Ләйлә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, Әнисәсе бәхетен туган авылында тапкан, банкта эшли.
    Абыйсын армиягә алганда, Рәшидәгә 13  яшь кенә булган. Аның сүзләренә караганда, абыйсы колхозда эшләгән, алдынгы механизатор булган, башкалардан кыюлыгы, физик яктан көчле булуы белән аерылып торган. Күршеләре дә аның сигез килограммлы герне елганың бер ярыннан икенчесенә җиңел ыргытуын искә алды.
    Зәйнуллиннар нәселендә талантлы шәхесләр дә, гади эшчеләр дә бар. Аларның һәркайсы районыбыз, респуб¬ликабыз, илебез үсешенә, тыныч киләчәгебезгә үз өлешен керткән.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: