Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта 1 гыйнвардан каты көнкүреш калдыклары түгү хезмәтенә бәя артты

    «Татэнергосбыт»ның Буадагы филиалының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Хәмзә Хәялиев редакциягә хәбәр иткәнчә, аларга төбәк операторыннан 2020 елның 1 гыйнварыннан авыл халкыннан капчыкларда чүп җыю хезмәте күрсәткән өчен бәяләрнең артуы турындагы хәбәр кергән.

    Хәзер шәхси йортларда яшәүчеләр аның өчен гаиләдәге бер кешегә 93,66 сум, күпфатирлы йорттагылар бер кешегә 86,34 сум исәбеннән түли.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: