Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта аграрийлар өлкәннәргә сый-хөрмәт күрсәтә

    Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән ункөнлек барлык өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән яхшы башлангычларга уңай форсат булып тора.

    Районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларга һәр елны он белән шикәр комы тарата. «Гөбенә», «Алтын кырлар», «Дубрава» җәмгыятьләрендә аны быел да бишәр килограмм исәбеннән бирделәр. Олы Кайбыч авылында яшәүче пенсионерларга да ул 2013 елдан бирелә башлады. «Подберезье» җәмгыятендә эшләп чыккан өлкәннәргә биш килограмм он биргәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: