Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында җыелыш узды

    Район Советының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Анда сүз язгы чәчүгә әзерлек хакында да барды.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов 2019 елда игенчелек тармагындагы эшчәнлек турында сөйләү өчен сүзне идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Юрий Осиповка бирде. Ул агрофирмаларда, җәмгыятьләрдә, фермер хуҗалыкларында төрле культуралардан алынган уңыш, хәзерге вакытта орлык, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш турында сөйләде.  “Дубрава”, “Алтын кырлар” агрофирмаларында, “Подберезье” хуҗалыгында картайган күпьеллык үлән кырлары күп. Аларны сукалап, бөртекле культуралар чәчсәң, отышлырак булыр иде.
    – 2019 елда, һава шартларына бәйле рәвештә, уҗым культураларына шактый зыян килде. Без аларның бер гектарын да иминиятлештермәгән идек. Шуңа да страховка акчасын да ала алмадык. Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәзер 50гә 50 ысулы белән чәчүлек җирләрне иминиятләштерергә тәкъдим итә. Страховка суммасының 50 процентын хуҗалык, калганын министрлык түли. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмасагыз иде, – диде Юрий Осипов залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
    – Барлык өлкәләрдә дә диярлек 2019 елга нәтиҗә ясадык. Бүген игенчелек тармагы хакында сөйләшәбез. Уңдырышлылыкны күтәрү өчен чәчүлек орлык белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Чөнки сыйфатсыз орлыктан югары уңыш алып булмый. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары да, минераль ашлама запасы да юк. Чәчүлек орлыкны агрофирмалар, орлыгы чагыштырмача яхшырак хуҗалыклар белән алыштырып алырга мөмкин. Һәр хуҗалык ел саен 2- 3 тонна югары сыйфатлы чәчүлек орлык сатып алса, берничә елда начар орлыктан арынып булачак, – диде Альберт Илгизәрович. – Шикәр чөгендере, рапс кебек күп чыгымнар таләп иткән культуралардан да югары уңыш алганыбыз юк. Әлеге культураларны чәчкәндә, барлык техника шул басуларда эшли, бөртекле культуралар чәчүнең вакыты сузыла. Оптималь срокларда чәчелмәгәч, бөртеклеләрдән югары уңыш ала алмыйбыз. Рапс һәм шикәр чөгендере мәйданнарын киметеп, бөртекле культуралар чәчәргә тәкъдим итәм. Язгы кыр эшләренә дә күп калмый, быел чәчүне кыска срокларда төгәлләү өчен барлык хуҗалыкларда да эшне ике сменада оештырырга кирәк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: