Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта буйдаклар өйләнергә аптырап йөри. Кияүгә чыкмаган кызлар бик күп. Кайда соң син, насыйп ярым? Җырдагыча, елганың да яры бар, минем генә ярым юк. “Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыеваның шул хактагы уйланулары

    Урам тутырып, матур итеп шарлар, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән туй машиналары килә. Авылда туй бүген. Кемдер кызын кияүгә бирә, ә кемдер килен төшерә. Төкле аягың белән, яшь килен! Нинди матур мизгелләр?! Авылда тагын бер пар артты. Тормышлары түгәрәк, өйләре якты hәм hәрвакыт балалар көлүе ишетелеп торсын.

    Авылларда туйлар булып торса да, бүгенге көндә районда 30-40 яшьтәге өйләнмәгән ир-егет, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар бик күп. Кайбычта демографик хәл мактанырлык түгел. Балалар аз туа, халыкның табигый үсеш күрсәткече түбән. Күп кенә хатын-кызлар һәм ир-егетләребез бер дә гаилә корып, балалар үстерергә ашкынып тормый. Кызлар, шәһәрдә тулай торакларда ак атка атланган принц көтеп, һәр иртәне эшкә чапканда, авылларда типсә тимер өзәрдәй буйдак егетләр, өйләнергә кыз, колхозда эш юк дип, әти-әни янында гомер үткәреп ята. Ни өчен егетләр өйләнергә ашыкмый соң? Гомумән, алар өйләнергә теләми бугай. Нигә? Бу сорауга җаваплары күптән әзер аларның. Җавап, гадәттә, өч төрле яңгырый:
    – Өйләнергә кыз юк;
    – Хәзер кызларга фатирлы, машиналы егетләр генә кирәк, ә минем берсе дә юк. Башта аякка ныклап басыйм, аннан соң өйләнәм;
    – Ирегемне кысасым килми, вакыт юк, өстәмә җаваплылык алырга әзер түгел әле.
    Хәер, бу җавапка сүз озайтып торасы юк, русларның мәгълүм җырындагыча, безнең илдә һаман да ун кызга тугыз егет туры килә. Иренмәсәң, табарга була... Чын мәгәр!

    «Улымны өйләндерәсе иде. Берәр тәрбияле, ипле, гаилә дип яши торган акыллы кыз очрамый бит. Югыйсә, улымның кулыннан килмәгән эше юк», – дип зарлана бер авылдашым. «Эш тә юк. Булганында юньле хезмәт хакы түләмиләр. Үзем дә әнкәйнең пенсия акчасына яшәп ятам әле. Кая инде миңа өйләнү?». Монысы егетнең җавабы. Әйе, акча мәсьәләсе гаиләдә мөһим роль уйный. Ләкин төп рольне микән?

    Элек-электән безнең халыкта өйләнми калу пешмәгәнлек билгесе булып, ә өйләнү – гомер бакый егетлек саналган. Егет белән кыз вәгъдәләшеп, туй ясамый торса, тизрәк димчеләр эшкә керешкән. Егет утыз яшенә кадәр өйләнми икән, авылда аңа кызганып караганнар.
    Районыбызда, башка төбәкләрдәге кебек үк, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар буйдак ир-атлардан күбрәк. Татар халкында 20-23 яшьтән кияүгә чыгу, яшьли тормыш кору гадәткә кергән. 25-26 яшьлек кызлар, яшьтәшләре кияүгә чыккач, уйлана, хафалана башлый. 30 яшькә җиткәч, бөтенләй чаң суга яки, язмышым шулдыр, дип эчтән генә сыкрап яши бирә. Ни өчен шулай була соң әле? Әлбәттә, сәбәпләре төрледер инде. Кайбер хатын-кыз карьера артыннан куа. Матур киенәсе, машина аласы, фатирлы да буласы килә. Үзен тулы хокуклы кеше итеп тояр өчен тырыша. Шуңа омтылып, үзенең шәхси тормышы турында онытып җибәрә. Бер көн уянып китә һәм үзенең ялгыз икәнен аңлый. Кайберсе артык тыйнак, оялчан, берәр егетне ошатып йөрсә дә, ул үзе сүз башламаячак. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, бу кызлар берсе дә төскә биткә ямьсез, гарип-гораба түгел, киресенчә, кияүдә, бәхетле гаилә тормышы кичереп яшәгән хатын-кызларның күбесенә караганда чибәррәк тә, акыллырак та.
    Бик акыллы бер кеше, һәр чиләкнең дә капкачы булырга тиеш, дип әйтеп калдырган, тик «капкачсыз чиләкләр» бигрәк күбәеп китте соңгы арада, сугыштан соңгы чор диярсең... Һәрберсенең үз сәбәбе бар тагын. «Яхшы ирләр калмады, булганнары күптән өйләнгән, ирләргә акыллы кызлар кирәкми һәм башкалар». Сәбәпләре төрле, тик берсе дә «гаеп үземдә шул» дигән җөмләне кулланмый, барысына да ниндидер тышкы факторлар комачаулый.
    Бу очракта кызларга егетләр белән танышлар ярдәме яки яучы аша танышырга кирәктер, мөгаен. Ярәшү, димләү, кыз урлау – болар барысы да өйләнешүнең төрле йолалары. Глобальләшү дия торгач, бу йолалар да инде онытылды. Баламны башлы-күзле итәргә булышсаңчы, дип мөрәҗәгать итәргә авылларыбызда димче, яучы апалар юк инде. Ә бит заманында яшьләрне кавыштырып, күпме яхшылык эшләгәннәр ул апалар. Ләкин бер балагын сызганып, берсен читек тышына чыгарып, яучыларга килүче димче апалар гына вәзгыятьне үзгәртерлек түгел инде...
    Әйе, чарасын табарга кирәк. Очрашулар оештырырга, халкыбызның элеккеге йола-гадәтләрен кайтарырга. Әйтик, яучылар булдырырга, бу йоланы янәдән башларга… Ә бәлки мәдәният хезмәткәрләренә авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар белән бергәләп, авылларда барлык халыкны җәлеп итәрлек матур, эчтәлекле чаралар оештырырга кирәктер. Шөкер, һәр татар авылында мәчетләребез бар, анда җәмәгать намазлары укыла. Авылыбыз имамнары мәчетләрдә бу сорауны күтәрергә һәм халык белән бергәләп чарасын күрергә тиештер, мөгаен.

    Татарлар өчен махсус ачылган tatarlove.ru сайтында бүген 133817(!) кеше үзенә яр эзли.

    Әлбәттә, таныштыру хезмәтләре, сайтлар белән генә буйдакларның барысын да гаиләле итеп бетерү мөмкин түгелдер. «Өйләнергә кыз юк бит» дигән буйдакларга гына бу гамәлләр белән ярдәм итеп була. Ә менә җаваплылыктан курка торганнар белән нишләргә? Аларга киңәшем шул! Күктән төшкән бәхетнең юньлегә илтмәве турында бик күп язалар. Барысын да, шул исәптән байлыгын да икәүләп, иңгә- иң куеп эшләп тапканда гына гына кадере була. Әгәр һаман да әзергә-бәзерне генә көтеп ятасыз икән, сез гомердә дә парлы була алмаячаксыз! Әгәр кухнягыздан яки телевизордан аерылмасагыз, сезне үз ярыгыз эзләп таба алмаячак. Артык сайланмагыз, сайлаган – тазга очраган ди. Тазыннан да коры калырга мөмкинсез.
    Әйе, буйдакларны өйләндерергә тырышуыбыз беренче карашка бераз елмаерга да мәҗбүр иткән кечкенә мәсьәлә кебек. Әмма авылда шул буйдак егетләрнең берсе генә булса да гаилә корып, йорт җиткереп, анда тәгәрәшеп балалар үссәме… Алар өйләнеп, авылда төпләнеп калса, авылның киләчәге дә хәл ителер иде. Бүгенге көндә авыллар өчен бу бик зур сөенеч бит.

    Җәмилә СӘГЫЕВА,
    “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: