Кайбычта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды
Декабрьдә районның гажданнар оборонасына әзерлеген тикшерелде. Ай башында ук башланып киткән бу өйрәнүләрнең максаты - гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү.
19 декабрьдә районның барлык службалары, эвакуация- кабул итү пунктлары катнашында күләмле өйрәнүләр үтте.
Өйрәнүләрнең башыннан ахырынача ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Наил Гареев һәр службаның, группаның үз алдына куелган бурычны төгәл үтәвенә ирешкәнчегә кадәр биредә булды. 19 декабрьдә иртәнге 6 сәгатьтә өйрәнүләргә старт бирелде. Наил Мәҗитович үз эшен барлык службаларны барлаудан башлады. Көн дәвамында бөтен службалар, группалар, эвако- кабул итү пунктлары үзләренә билгеләнгән бурычны иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать дүрткә кадәр зур җаваплылык хисе тоеп башкарды. Районның гражданнар оборонасына йомгак ясаганда, Наил Гареев һәр служба, һәр группа, эвако- кабул итү пунктының эшенә тулы анализ ясады. Ул Кайбыч районының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген уңай бәяләде. Районның гражданнар оборонасы буенча комиссиясе җитәкчесе Алексей Макаров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге өйрәнүләрдә катнашкан һәркемгә, шулай ук, Наил Гареевка, аның командасына рәхмәтләрен белдерде.
Илебез тыныч булсын, бу өйрәнүләр бары өйрәнү генә булып кына калсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев