Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта көнкүреш калдыклары түгү буенча өстәмә квитанцияләр ник килгән?

    Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләсе турында газетабызда әледән-әле мәкаләләр басыла. Газета укучыларыбызга бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, район операторы, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин да бик күп аңлатмалар бирде. Бер карасаң, чүпне капчыкларда җыю җайга салынды, инде бу мәсьәләгә нокта куелды, халык та моңа күнекте кебек. Ләкин юк икән шул әле.

    Газетабызның узган саннарында язганча, барлык авыл җирлекләрендә дә каты көнкүреш калдыкларын түгүчеләрнең тулы исемлеген булдыру, мәгълүматлар базасын чагыштыру буенча гаять зур эш башкарылды.Тагын бер тапкыр кабатлап әйтелде: закон кушканча, йортта пропискада булган һәр кеше әлеге хезмәт өчен түләргә тиеш. Ләкин, прописка­да булып та, анда яшәмәүчеләр һәр авыл җирлегендә дә шактый булып чыкты. Андыйлар каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен фактик яшәү урыны буенча түләсә, аларга авыл җирлеге администрациясенә идарәче кампаниядән түләүчеләрнең исем-фамилияләре күрсәтелгән белешмә һәм квитанция алып кайтып тапшырыр­га кирәк булды. Ике җирдә түләү булырга тиеш түгеллеге кат-кат аңлатылды. Әгәр дә фактик яшәү урыны буенча түләү алып барылмаса, прописка буенча түләнергә тиеш. Федераль законның нигезләмәсе шундый булуы турында яздык.
    Ләкин, уйламаганда-көтмәгәндә, башка проблема килеп чыкты. Һәм ул безнең районга гына түгел, башка районнарга да хас проблема. Шушы көннәрдә генә инде күптән вафат булган кешеләр, аларның күчемсез милкен мирас итеп алучылар һәм башкаларга көнкүреш калдыклары түккән өчен зур суммада бурычлары булуы турындагы квитанцияләр килә башлады. Бу квитанция­ләрне берничә генә түгел, ә йөзләрчә кеше алды һәм аларда зур ризасызлык тудырды. Бу мәсьәләгә ачык­лык кертү өчен без бердәм исәпләү үзәге хезмәткәрләренә һәм шәхси эшмәкәр «Хикмәтуллин» вәкиленә мөрәҗәгать иттек. Алар да килеп туган хәлгә борчыла.
    – Без районда көнкүреш калдыклары түгү хезмәтенә түләүчеләрнең исемлеген җыеп, төбәк операторына тапшырдык. Анда 12800 кешенең исеме кертелгән иде, – диде район операторы бухгалтеры Татьяна Николае­ва. – Квитанцияләр Татэнерго биргән база нигезендә тутырылды, бу мәгълүматлар комплектлауның бердәм программасыннан алынган һәм электр энергиясеннән кулланучылар санына нигезләнгән. Шушы база буенча 14046 кеше исәпләнә. Проблема шул сәбәпле килеп чыкты да инде. Буш йортның электры өзелмәгән, электр счетчигы эшләп тора икән, анда кеше яши кебек күренә. Шуңа да аларга да каты көнкүреш калдыклары өчен квитанция­ләр тутырганнар.
    – Соң әлегә бит электр энергиясе һәм каты көнкүреш калдыклары түккән өчен бердәм квитанция­ләр бирелә башламады, –дим Татьяна Николаевага.
    – Әйе, дөрес әйтәсез. Әмма бурычы бар дип күренүчеләргә квитанцияләрне алдан җибәрә башлаганнар. Мәсәлән, кешегә мирас итеп йорт калдырылган, ул анда сирәк булса да барып йөри, электр энергиясеннән дә файдалана, аның өчен счетчик буенча түли. Ә рес­публика базасы буенча ул, бу йортка елына берничә тапкыр гына барса да, каты көнкүреш калдыклары түгүче булып та исәпләнә. Икенче мисал. Әгәр дә кеше, мәсәлән, төзелеш алып бару өчен җир участогы ала,электр кертә икән, ул да, әле йорты төзелмәсә дә, көнкүреш калдык­лары түгүчеләр исемлегенә кертелә. Төбәк операторы алар турындагы мәгълүматны бердәм исәпләү үзәгенә җибәрә. Квитанцияләр әнә шулай барлыкка килә дә инде.
    – Мондый квитанцияләрне алучылар, ризасызлык белдереп, безгә мөрәҗәгать итә башлады инде. Без аларга килеп туган хәлне аңлатабыз. Ул квитанцияләр комплект­лауның республика программасыннан килә, анда ун айга исәп-хисап ясалган, – дип сүзгә кушылды Рөстәм Хикмәтуллин. –Безгә кем генә килмәсен, һәр очракны аерым карыйбыз. Без моның белән шөгыльләнә башладык инде. Минем, район операторы буларак, мәгълүматлар базасына үзгәрешләр кертергә аерым вәкаләтем бар.
    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән дә элемтәгә кердек.
    –Без бу проблеманы Рөстәм Хикмәтуллин белән бергәләп өйрәндек. Район базасы һәм Татэнерго мәгълүматлары арасында шундый зур аерма булуы күңелле хәл түгел, әлбәттә, – диде ул. – Чыннан да безнең районда да төрле сәбәпләр белән буш торучы йортлар күп. Аларның кайсылары мираска калдырылган, ә кайберләре хуҗасыз, ягъни, рәсмиләштерелмәгән. Аерым торучы һәм электрга тоташтырылган мунча, гаражлар да бар.Энергетиклар аларны да аерым объект итеп исәпләгән һәм көнкүреш калдыклары өчен түләүчеләр исемлегенә керткән. Яңа төзелгән объектлар да бар.”Ана” (Гаилә) капиталына сатып алынган йортларга квитанцияләр тутырганда да төгәлсезлекләр килеп чыга, мондый башка очраклар да бар. Шуңа да, эмоцияләргә бирелмичә, турыдан-туры район операторына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.
    Без бу мәсьәлә белән бердәм исәпләү үзәгенә дә язмача мөрәҗәгать иттек. Әлегә алардан җавап алмадык. Әмма шунысы ачык: бу проблема район администрациясен дә борчый. Рәмис Хәялиев әйткәнчә, берәүне дә проблемасы белән ялгызын гына калдырмаячаклар һәм алга таба да аңлату эшләре алып баруны дәвам итәчәкләр. Федераль закон нигезендә, электр энергиясе эшләп торучы һәр буш йортка көнкүреш калдыклары өчен квитанция барыбер киләчәк һәм бер кеше булса да аны барыбер  түләячәк.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: