Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта комиссия утырышы узды. Анда балаларын шешәгә алыштырган хатыннар чакырылган иде

    Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда социаль яктан куркыныч гаилә буларак исәпкә куелган ата-аналар чакырылган иде.

    Бу гаиләләрдә яшәүчеләрнең исем-фамилия­ләре, нинди яшәү рәвеше алып барулары комиссиядәгеләргә яхшы таныш. Чөнки аларның өйләрендә еш булалар, үзләрен дә әледән-әле утырышларга чакыралар, эчүчелекнең упкынга илтүе турында профилактик әңгәмәләр дә үткәрәләр. Әмма әниләр, сүзләренә колак салып, балаларын тие­шенчә тәрбияли башлаганнармы соң? Араларыннан берсе, эчүеннән туктамаса, хәзерге вакытта приютта булган кызыннан колак кагу ихтималы барлыгын бераз булса да чамалый башлаган башлавын. Өен тәртипкә китергән, эшкә дә урнашкан, азык-төлек белән дә булышканнар, авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән өендәге электр үткәргечләрне дә яңартканнар. Авызына аракы капмаганына ике атна узган, кызы хакына эчкечелектән дәваланырга барырга да ризалык биргән. Тайгак юлга баскан ана еллар буена шундый яшәү рәвеше алып барган. Тиз генә төзәлерме ул? Әмма өметне өзмәскә кирә. Кызының­ әти-­әни­­ тәрбиясендә үсәчәгенә ышанасы килә.
    – Бүтән шешәгә үрелмәм дисез. Моңа ничек ышанырга? Тукран тәүбәсе генә түгелме бу? – дип сорау бирде комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова.
    – Эчмим, ышандырып әйтәм... Миңа шанс бирегез...
    – Без һәр баланың гаиләдә әти-әнисенең җылы канаты астында үсүен телибез, – диде Алия Әсхәтовна, ана йөрәгенә барып җитәргә теләп.
    Ул, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп, бу гаиләне гел күзәтеп торырга тәкъдим итте. Өйдәге уңай атмосфера күп дәрәҗәдә әниләрдән тора шул.
    Төзәлү юлына баскан икенче гаиләне ведомствоара исәптән төшерергә сөйләштеләр. Ләкин алар улларының яңа уку урынында ничек белем алуы белән даими кызыксынып торырга тиешләр.
    Комиссия әгъзаларына балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләрдәге төрле проблемаларны хәл итәргә туры килә. Кайберләренең эш урыннары юк, икенчеләренең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен бурычлары җыелган, кайсылары бала пособиесенә яшәп ята... Бүтән беркайчан да эчмим дип сүз бирүчеләрнең кабат шешәгә үрелүләре дә әледән-әле кабатланып тора. Бу очракта балалары зыян күрә, әти-әниләре кәеф-сафа корганда, алар кайнар ашны да мәктәптә генә күрә. Шуңа да ата-аналарга­ җитди таләпләр куела да инде. Соңыннан балалары да үз аналары язмышын кабатламаслык булсын иде.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: